Чишмэ
+25 °С
Облачно
Гомуми мәкаләләр
15 Апреля 2021, 05:25

Егетләр армиягә китә

1 апрельдән хәрби хезмәткә чакыру башланды.Быел яз районда 89 егетне Рәсәй Кораллы көчләр сафына алу планлаштырыла. Егетләрнең күбесе, кагыйдә буларак 80%ы, Коры җир гаскәрләренә хезмәт итәргә китәчәк.

– Безнең егетләр кая гына барсалар да лаеклы хезмәт итәләр, хәрби частьлар җитәкчелегеннән алар турында начар сүз ишеткән юк. Призыв комиссиясенә чакырылучылар саны 20 кешедән артмый, мотлак рәвештә саклану чаралары үтәлә, температуралары үлчәнә, куллар антисептик белән эшкәртелә. Коронавирус таралу сәбәпле, бина эчләре, ишек тоткалары эшкәртелә, егетләр социаль дистанцияне үтәсен өчен идәнгә тамгалар куелды. Кагыйдә буларак, армиягә баручылар республика җыелма пунктына китәргә берничә көн кала район дәваханәсендә коронавирус белән чирләмәвен ачыклау өчен тест тапшыралар. Хәрби частька баргач тагын бер тапкыр тест алына. Боларның барысы да хәрби хезмәткә чакырылучыларның иминлеге өчен эшләнә, – дип билгеләп үтте Чишмә районы хәрби комиссары Илфир Сәлимгәрәев.
Армиягә чакыру кампаниясе барышында сигез табиб, шулай ук хәрби хезмәткә чакырылучыларның буен һәм авырлыгын үлчәү өчен медицина хезмәткәрләре җәлеп ителә.
– Хәзерге вакытта армиягә алынучы егетләр арасында җитди авыруларның артуы күзәтелә. Бу вакытында дәваланмаган яссы табанлылык, йөрәк-кан тамырлары авырулары, кан басымы күтәрелү, ашказаны җәрәхәте һәм артык гәүдә авырлыгы. Соңгы өч елда медицина комиссиясенә уртача алганда 250ләп кеше чакырылса, алар арасыннан 60ы яки 70е, ягъни һәр дүртенчесе хәрби хезмәткә яраксыз була. Бу дөрес тукланмау, үлчәме туры килмәгән аяк киеме кию, аз хәрәкәтләнү һәм башка сәбәпләр белән аңлатыла. Шуңа күрә әлеге вакытта дәүләт яшьләрне спортка җәлеп итүгә, сәламәт яшәү рәвешен пропагандалауга зур игътибар бирә, – диде Хәрби экспертиза үзәге фельдшеры Степан Шклярук.
«Кайда хезмәт итәргә телисең?» дигән сорауга егетләрнең күбесе элита гаскәрләрдә, дип җавап бирә. Кемдер Һава-десант, башкалар танк гаскәрләрендә һ. б. хезмәт итәргә уйлый. Әмма бу сәламәтлек мөмкинлекләренә карап хәл ителәчәк.
– Мин Алкин-2 авылыннан. Мәктәпне тәмамлаганнан соң Башкортстан юридик колледжының «Хокук саклау эшчәнлеге» белгечлеге буенча укырга кердем, тикшерү бүлегендә практика үттем, бу эш миңа бик ошады. Полиция хезмәткәре булырга телим. Армиядә хезмәт итәргә теләгем бар, чөнки хәзерге вакытта хәрби хезмәттә булучыларга эшкә урнашуы җиңелрәк. Алкин-2дә урнашкан 12нче гвардия Кызыл Байраклы Кенигсберг-Городокский аерым гвардия инженерлык бригадасына эләгермен дип өметләнәм. Армиядән соң университетка укырга керергә, магистратура тәмамларга планлаштырам. Әти-әнием минем бу теләгемне хуплый, – диде Евгений Егоров.
Шуны да билгеләп үтәргә кирәк, 2020 елда язгы һәм көзге чакырылыш кампанияләренең эш нәтиҗәләре буенча Башкортстан Республикасы хәрби комиссары Михаил Блажевич исеменнән Чишмә районы башлыгы Ришат Мансуровка Мактау грамотасы тапшырылды, ә бу чакырылыш комиссиясе эшендә катнашучыларның хезмәтенә бәя бирелде. Мондый хөрмәткә республиканың нибары сигез районы лаек.
Читайте нас