Чишмэ
+20 °С
Дождь
Тат
Рус
Гомуми мәкаләләр
15 Апреля 2021, 10:15
Акчаны эшләргә һәм сакларга өйрәнделәр
Балалар һәм яшьләр өчен үткәрелүче VII Бөтенрәсәй финанс белем атналыгы барышында узган чарага Башкортстан агросәнәгать колледжының Чишмә филиалы да кушылды.
Атнаның гомуми девизы түбәндәгечә яңгырады: «Акчаны сакларга һәм эшләргә өйрән».
9 апрельдә укытучы Владимир Чернышков ачык сыйныф сәгате, ә Гөлнара Ялилова автомеханиклар төркемендә математика буенча «Гаилә бюджетының математик исәбе» дигән ачык дәрес үткәрделәр. Дәрес башында балалар җәмгыять белеме фәне буенча белемнәрен күрсәттеләр, сорауларга актив җавап бирделәр. Ә аннан соң гаилә керемен, бюджетның күпме өлешенең фатир өчен түләүгә китүен исәпләргә өйрәнделәр. Студентларга бүлмәне ремонтлау өчен күпме акча кирәклеген исәпләп чыгарырга тәкъдим ителде. Дәрес фәһемле һәм файдалы булды. Ә икътисад укытучысы Юлия Князева җитди тема турында сөйләшү өчен КВН формасын сайлады.
«Эшлекле кешеләр» (26нчы төркем) һәм «Финансистлар» (36нчы төркем) командалары бер-берсен сәламләгәннән соң икътисади мәсьәләләрне хәл иттеләр, шифровкаларны таптылар, хәтта пантомима да күрсәттеләр. «Финанс крокодил» бәйгесе күңелле үтте. Өйгә бирелгән эш үзләре әзерләгән камыр ризыкларын рекламалау иде. Нәтиҗәдә, ике команда да аны җанатарларга уңышлы сата алды. Балалар финанс мөнәсәбәтләр булган әкиятләрнең исемнәрен табып, сорауларга җавап биреп бәйгедә актив катнаштылар. «Хәзинәләр утравы» мультфильмындагы фрагментны карап, Бобби исемле малайның нинди икътисади хата ясавы турында фикер алыштылар. Бәйге ахырында иң актив җанатар Айдар Таһиров грамота һәм тәмле күчтәнәч белән бүләкләнде.
Нәтиҗәдә, «Финансистлар» командасы ике балл гына аерма белән җиңү яулады. Чара ахырында Юлия Николаевна «Финанс яктан белемле кеше нәрсәләр белергә тиеш» дигән тема буенча берничә киңәш бирде һәм барысына да финанс иминлек теләде.
Читайте нас
Редакцияне сайлау
Район кешеләре
29 Февраля 2024, 07:55
Олимпиада турындагы хатирәләр
Авыл хуҗалыгы
27 Февраля 2024, 05:56
Югары нәтиҗәгә өмет итеп
Район кешеләре
29 Февраля 2024, 07:55
Олимпиада турындагы хатирәләр
Төрлесеннән
22 Февраля 2024, 05:17
Туган телне белү мөһим
Партнеры
Фотобанк журналистов РБ
Рубрика "Еда и напитки"
Рубрика "Животные"