Чишмэ
+14 °С
Яңгыр
Гомуми мәкаләләр
11 апрель 2021, 08:20

Коронавирустан прививканы хәзер үк ясату өчен өч сәбәп

Башкортстанда йөз меңнән артык кеше коронавирустан прививка ясаткан инде. Бу күп тә, аз да. Бер яктан караганда, вакыт үткән саен күбрәк кешеләр моның кирәклеген һәм мөһимлеген аңлый, һәм республика яхшы темплар белән бара.Икенче яктан, барлыгы ике миллионга якын кешегә прививка ясау бурычы тора.

1. Бу җиңел, тиз һәм бушлай
Үзеңне коронавирус инфекциясеннән саклап калу һәм прививка ясату өчен хәзер дәваханәгә бару мотлак түгел. Зур шәһәрләрдә һәм район үзәкләрендә мобиль пунктлар ачыла, анда һәркем мөрәҗәгать итә ала. Ягъни сезнең Уфа яки Стәрлетамак пропискасы булу мотлак түгел – паспорт, СНИЛС һәм ОМС полисы белән киләсез һәм сезгә укол ясаячаклар. Алдан язылу да юк, бары «тере» чират буенча гына. Адреслары түбәндәгечә:
Уфа:
«Планета» сәүдә үзәге. Энтузиастлар урамы, 20. Вакциналау пункты 0 дәрәҗәсендә, KFCга каршы урнашкан. Эш вакыты һәр көнне 10нан 19.30 сәгатькә кадәр.
«Мега» сәүдә үзәге. Рубежная урамы, 174. Пункт «Мегалаб» янында фудкортның икенче катында урнашкан. Эш көннәрендә 13тән
20.00 сәгатькә кадәр, ял һәм бәйрәм көннәрендә – 10нан 19.30 сәгатькә кадәр эшли.
«Башкирия» лайфстайл үзәге. Менделеев урамы, 205а. Эш көннәрендә 13тән 20 сәгатькә кадәр, ял һәм бәйрәм көннәрендә – 10.00нан 19.30 сәгатькә кадәр эшли.
Стәрлетамак:
«СитиМолл» сәүдә үзәге. Октябрь проспекты, 36.
Эш көннәрендә – 15тән 19 сәгатькә кадәр, ял көннәрендә – 11дән 15 сәгатькә кадәр эшли.
Вакциналарның сыйфаты турында борчылырга кирәкми: мобиль пунктларда алар тиешле шартларда саклана, вакциналар яктылык төшмәгән урында, оптималь температурада тотыла.
Әгәр сәүдә үзәгенә барырга теләмисез икән, алдан үз поликлиникагыз регистратурасында яки «Дәүләт хезмәтләре» аша язылып, яшәү урыны буенча вакцина ясата аласыз.
Вакциналау тулысынча бушлай, бернәрсә өчен дә түләргә кирәкми.
Кайчагында кешеләргә вакциналар әлегә юк, дип җавап бирәләр, һәм бу чыннан да шулай. Күптән көткән ампулалар чикләнгән санда килә – кайчагында биш мең, ә кайчагында күбрәк, кем өлгерә, шул чиратка эләгә. Әмма безнең заводлар әле темпны арттыра гына бара, җәйгә вакциналарга кытлык булмаячак.
2. Бу хәвефсез
Узган атнада Рәсәй Президенты Владимир Путин да коронавирус инфекциясеннән прививка ясатты. Дәүләт башлыгы илебездә җитештерелгән өч препаратның кайсысына – «Спутник V»кәме, «ЭпиВакКорона»гамы яки «Ковивак»камы – өстенлек биргәндер, бу хакта әйтелмәде. Президентның матбугат секретаре Дмитрий Песков белдерүенчә, моны алдан уйлап эшләгәннәр: «Без махсус рәвештә Президентның нинди вакцина ясатуын әйтмәячәкбез. Рәсәйдә җитештерелгән барлык өч вакцина да ышанычлы. Алар бик яхшы һәм нәтиҗәле», – диде ул.
«Россия-1» телеканалындагы «Мәскәү. Кремль. Путин» программасына интервьюда Владимир Путин теркәлгән барлык өч вакцинаны кулланудан бер генә җитди кире нәтиҗә дә билгеле түгел, дип белдерде. Президент процедурадан соң беренче сәгатьләрдә бернинди авырлык та сизмәгән, аннары сул кулында укол урынында авырту барлыкка килде, диде. Температурасы күтәрелмәгән: «Иртән бераз тән сызлады, әмма температура нормада иде», – диде ул.
Чикләүләрнең бер өлешен гамәлдән чыгарганнар икән, барысы да яхшы, барысы да бетте һәм берәүгә дә берни дә янамый, дип уйларга ярамый. Бу алай түгел! Көн саен Башкортстанда медиклар COVID-19 йоктыруның йөздән артык очрагын терки. Күпчелек инфекцияне җиңел кичерүгә карамастан, хәтта табиблар ярдәмендә дә организмы авыруга каршы тора алмаган кешеләр дә бар. Узган атнада Башкортстанда коронавирустан үлүчеләр саны 21 кешегә арткан. Алар арасында 33 яшьлек Аскын районы башлыгы Ришат Дихин да бар. Ул бер тапкыр инфекцияне җиңгән булган, әмма икенче тапкыр йоктыру үлемечле нәтиҗәгә китерде. Табибларның тырышлыгына карамастан, аның гомерен саклап кала алмадылар. Хатыны һәм ике баласы калды. Рәсми мәгълүматлар буенча, пандемия башланганнан алып, республиканың 400гә якын кешесе яңа авыру корбаны булган.
3. Бу тулысынча гадәти тормышка кайтырга ярдәм итәчәк
Президент Владимир Путин илдә коронавирус буенча чикләүләрне бу җәй азагына бетерү мөмкинлеген белдерде. Дәүләт башлыгы, «әгәр вакциналау хәзерге темпларда барса», Рәсәйдә COVID-19га «коллектив иммунитет» август азагына барлыкка киләчәк, дигән фикердә тора.
Коллектив иммунитет – ул якланган кешеләрнең авыру таралуын туктатучы «җитәрлек саны» туплану. Эпидемиянең кызган чорында авырулар саны геометрик прогрессиядә арта: бер кеше гаиләсен, күршеләрен, хезмәттәшләрен зарарлый, ә аларның һәркайсы – тагын шул кадәр үк кешене. Әмма савыгучыларның иммунитеты формалаша, ул кабат зарарланудан саклый. Кайсыдыр вакытта алар саны шулкадәр арта, һәм алар ук инфекция таралуга киртә куя. Тормыш күрсәтүенчә, авыруны үткәрүчеләрнең иммунитеты, бигрәк тә чир симптомсыз үтсә, тиз какшый. Шуңа да үзеңне яклауның иң нәтиҗәле ысулы булып вакциналау тора.
Иммунитет шәхсән сезгә ничек ярдәм итәчәк? Мәсәлән, сез җәен дәваханәгә эләгүдән яки, вирусны өйгә алып кайтып, өлкән яшьтәге туганнарыгызга йоктырудан курыкмыйча, диңгезгә юллана яки Башкортстан буенча сәфәргә чыга алачаксыз.
ӘЙТКӘНДӘЙ
Прививка турында нәрсәләрне белү зарур?
Прививканы авыру билгеләре булмаган 18 яшьтән өлкән һәркем ясата ала. Авырлы һәм бала имезүче аналарга, йогышлы һәм кискен хроник авырулары булган, вакцина компонентлары ярамаган, шулай ук элек авыр аллергия реакцияләре кичергән кешеләргә прививка ясатудан тыелырга кирәк. Процедура алдыннан медицина хезмәткәрләре вакциналауның үзенчәлекләрен аңлатачак, медицина тикшерүе уздырачак һәм прививка ясаячак. Уколдан соң табиблар 30 минут дәвамында сезнең халәтегезне күзәтәчәк.
Коронавирустан прививканы 21 көн интервал белән ике этапта ясыйлар. Мәсәлән, әгәр сез аны 9 апрельдә эшләтсәгез, беренче иммунитетыгыз якынча ике атнадан соң – айның егермеләрендә барлыкка киләчәк. Икенче прививканы сезгә 30 апрельдә (нәкъ өч атнадан соң) ясатырга кирәк булачак, ә тагын өч атнадан соң, ягъни 21 майга, коронавируска каршы ике елга җитәрлек ныклы иммунитет формалашалачак.
Процедурадан соң бераз температура күтәрелергә, баш авыртырга, хәлсезлек күзәтелергә, мускуллар һәм буыннар сызларга, тимгелләр чыгарга, борын тыгылырга, тамак авыртырга мөмкин. Барлык симптомнар да, күп дигәндә, өч көн эчендә үтә. Еш кына кешеләр бернинди реакция дә булмады, дип сөйли. Ягъни вакциналау бернинди кире нәтиҗәләрсез узган.
Сорауларыгыз туса, Башкортстанның Ковидка каршы ситуацион үзәгенә: +7 (347) 218-19-19 яки республика Сәламәтлек саклау министрлыгының «кайнар элемтәсе»нә: +7 (347) 286-58-27, +7 (347) 279-91-20 телефон номерларына шалтыратып мөрәҗәгать итә аласыз.
Читайте нас