Чишмэ
+17 °С
Дождь
Тат
Рус
Гомуми мәкаләләр
7 Апреля 2021, 05:29
Орлык турында алдан уйларга кирәк
«Россельхознадзорның Башкортстан референт үзәге» федераль дәүләт бюджет учреждениесенең фитосанитар тикшеренүләр лабораториясендә эш кайный: агрономнар, лаборантлар орлык сыйфатын тикшерә.
Гербологик анализлар кабинетында агроном Альфира Кандарова тикшерүгә китерелгән орлыкларны ала һәм шпатель белән аралап розеткаларга сала.
– Әлеге вакытта судан үләне орлыкларын тикшерәм, – ди Альфира Хәниф кызы.
– Лабораториядәге орлыклар барлык күрсәткечләр буенча тикшерелә. Орлыкларның чисталыгы, шытымлылыгы, үсү энергиясе, 1000 орлык массасы, тигезлеге, ашлыкның натурасы, дымлылыгы һәм зарарланмавы исәпкә алына. Биредә агрономнарга чәчү нормасын, орлыкларның чәчәргә яраклылыгын билгеләү өчен кирәк булган барлык сыйфатлар билгеләнә. ГОСТ буенча эшлибез. Барысы да компьютерлаштырылган, кайдан китерелүен, орлык материалы параметрларын белеп торабыз, – ди Башкортстан референт үзәгенең территориаль бүлеге начальнигы Айдар Байбурин.
Биредә эш ел әйләнәсенә тукталмый. Чәчү материалы белән урак чорыннан соң эшли башлыйлар. Хуҗалыклар агрономнары орлыкларны лабораториягә көздән үк анализга китерә. Беренче чиратта аларның шытуы тикшерелә – орлыкка калдырырга ярыймы-юкмы, әллә башка орлык эзләргә кирәкме, шул билгеләнә. Шытымнар әйбәт булса, агрономнар орлыкны кондициягә җиткерә башлый. Февральдән башлап икенчел анализ үткәрелә һәм хуҗалыкларга сынау беркетмәләре бирелә, агрономнар шуның нигезендә чәчү нормасын исәпләп чыгара.
– Без чәчү материалын сертификацияләү органы булып торабыз. Тикшерү үткәргәннән соң элита орлыкларга сертификат бирәбез. Әлеге вакытта районда 7000 тоннадан артык орлык саклауга салынган, димәк, план (6800 тонна) арттырып үтәлгән, район хуҗалыкларында язгы чәчүгә җитәрлек күләмдә орлык тупланган. Безнең районда орлыкчылык белән «Нерал-Чишмә» җәмгыяте шөгыльләнә, әйткәндәй, аларның барлык орлыклары да элиталы. «Башкир-агроинвест», «Агро-Альянс» җәмгыятьләре дә актив эшли. Чишмә районы предприятиеләреннән тыш Благовар, Дәүләкән, Кырмыскалы районнары хуҗалыклары белән дә эшлибез.
Читайте нас
Редакцияне сайлау
Район кешеләре
29 Февраля 2024, 07:55
Олимпиада турындагы хатирәләр
Авыл хуҗалыгы
27 Февраля 2024, 05:56
Югары нәтиҗәгә өмет итеп
Район кешеләре
29 Февраля 2024, 07:55
Олимпиада турындагы хатирәләр
Төрлесеннән
22 Февраля 2024, 05:17
Туган телне белү мөһим
Партнеры
Фотобанк журналистов РБ
Рубрика "Еда и напитки"
Рубрика "Животные"