Чишмэ
+16 °С
Болытлы
Гомуми мәкаләләр
5 апрель 2021, 12:59

«Керем булмау» һәм башка нечкәлекләр

3–7 яшьлек балалары булган гаиләләр 1 апрельдән арттырылган пособие алуга дәгъва итә ала.Илебез Президенты Владимир Путин март башында шул турыдагы указга кул куйды. Безнең төбәктә 100 меңнән артык гаилә арттырылган түләү алу хокукына ия.

Бу максатларга 13 миллиард сумнан артык акча кирәк булачак. Шул ук вакытта барлык чыгымнарның 88 процентын федераль казна, 12 процентын республика үз өстенә ала. Түләүләр дифференцияләнгән булачак.
Аның база күләме 5 038,5 сум, яки балалар өчен яшәү минимумының яртысын тәшкил итәчәк.
Бу акчаларны алганнан соң, җан башына уртача керем яшәү минимумыннан түбәнрәк калса, пособие күләме 7 557,5 сумга (75 процентка) кадәр арттырылачак. Әгәр дә бу гына җитмәсә, түләү күләме яшәү минимумына – 10 077 сумга кадәр җиткереләчәк.
«Башинформ» мәгълүмат агентлыгында узган матбугат конференциясендә Башкортстанның гаилә, хезмәт һәм халыкны социаль яклау министры урынбасары Ольга Кабанова сөйләгәнчә, әгәр элек рәсми кереме яшәү минимумыннан түбәнрәк булган барлык гаиләләр дә ярлы дип саналган булса, хәзер милек тә: фатирлар, йортлар, җир участоклары, транспорт – исәпкә алыначак.
Тагын бер мөһим мәсьәлә – ул «керем булмау». Ягъни гаиләнең барлык өлкән әгъзаларының нинди дә булса рәсми кереме – хезмәт хакы, малтабарлык эшчәнлегеннән кергән акчасы, стипендиясе яки пенсиясе булырга тиеш. Әгәр дә алда санап кителгән рәсми керемнәр булмаса, пособие дә түләнмәячәк.
Хәер, әлеге кагыйдә өч яшькә кадәрге баланы карау буенча ялда булган (ата-ананың берсе булмаса) яки инвалид булган, көндезге бүлектә укыган, армиядә хезмәт иткән (аннан кайткач тагын 3 ай дәвамында), иректән мәхрүм итү урыннарында булган (азат ителгәннән соң тагын 3 ай), авырган (3 айдан күбрәк) һәм эш эзләүче (тик мәшгульлек үзәгендә теркәлгән булса һәм ярты елдан күбрәк вакыт узмаса) кешеләргә кагылмый. Шулай ук күп балалы гаиләдә үзен бала карауга багышлаган ата-ананың берсе эшләмәскә дә мөмкин.
Гаризалар 30 көн эчендә каралачак. Уңай хәл ителгән очракта, гаризаны апрель башында тапшырган кешеләр пособие акчасын майның 20ләрендә алачак. Арттырылган күләмдә түләү алу өчен агымдагы елның 31 декабренә кадәр мөрәҗәгать итәргә мөмкин булачак. Гаризаны кайчан тапшыруга карамастан, түләү 2021 елның 1 гыйнварыннан башлап түләнәчәк.
Әгәр гаилә түләүне әлеге вакытта алса, аның күләмен яңадан исәпләү өчен гариза бирергә кирәк. Барлык сораулар белән 8 (347) 200-80-80 номеры буенча социаль ярдәм үзәгенең күп каналлы телефонына шалтыратырга мөмкин.
Фото: Валерий Шахов
Читайте нас