Чишмэ
+12 °С
Облачно
Гомуми мәкаләләр
5 Апреля 2021, 09:37

Илшат Фәзрахманов: Шикәр җитештерүне арттыру бурычы куелды

Чишмәдә чөгендер игүче районнарны үстерү буенча семинар үтте

Район Мәдәният сараенда киңәшмә булып узды, аның көн тәртибендә «Чөгендер игүче Чишмә зонасын үстерү буенча планнар. 2021 елда эшкәртү һәм хуҗалыкларны аванслау шартлары» мәсьәләләре тикшерелде.
– Безнең алда Рәсәй Федерациясе Авыл хуҗалыгы министрлыгы куйган, шикәр чөгендере мәйданнарын кимендә 35 мең гектарга кадәр арттыру, ягъни шикәр җитештерүне 300 мең тоннага, һәр заводка (Чишмә һәм Раевка) 150шәр тоннага кадәр җиткерү бурычы тора, гәрчә төбәктә ихтыяҗ 91 мең тонна булса да, – диде премьер-министр урынбасары – республиканың авыл хуҗалыгы министры Илшат Фәзрахманов. – Исегезгә төшерәм, 2020 елда шикәр чөгендере 26 мең гектарда үстерелде. Әмма тагын да күбрәк үстерергә мөмкинлегебез бар. Киләсе елга шулай ук шикәр чөгендере мәйданнарын арттырырга планлаштырабыз. Якын киләчәктә ике предприятие – «Чишмә шикәр заводы» һәм «Раевшикәр» җәмгыятьләрен үзгәртеп коруның чираттагы этабыннан соң, һәрберсе тәүлегенә 6 мең тоннага якын шикәр чөгендере эшкәртәчәк. Ә бер мизгелдә эшкәртүнең гомуми күләме 1,8 миллион тоннага кадәр җитәргә тиеш. Чишмә һәм Раевка заводлары быелдан ук тәүлегенә 5 мең тоннага кадәр чөгендер эшкәртергә әзер.
Чишмә шикәр заводы директоры Юрий Баримбойм билгеләп үткәнчә, предприятиедә производствоны камилләштерүгә миллиард сумнан артык акча кертелгән, тәүлегенә 6 мең тонна чөгендер эшкәртүгә ирешү өчен тагын 1,7 млрд сум үзләштереләчәк.
Билгеле булуынча, узган елда югары уңыш алуга ирешелде – уртача уңыш куәте һәр гектардан 450 центнер тәшкил итте. Бу әлегә кадәр алынган иң югары уңыш.
Киңәшмә барышында алдынгы технологияләр кертү, яңа компанияләр, яңа орлыклар, гибридлар булдыру мәсьәләләре генә түгел, ә үстерелгән уңышны нәтиҗәле итеп җыеп алу, чөгендер кабул итү пунктларына илтеп тапшыру мәсьәләләре дә тикшерелде. Киңәшмә барышында чөгендер җитештерүчеләргә шикәр заводлары тарафыннан аванс бирү мәсьәләләре буенча фикер алыштылар. Исегезгә төшерәбез, быел шикәр җитештерүче предприятиеләргә кыска сроклы ташламалы кредитлар бирелә башлады. Завод вәкилләре чимал белән тәэмин итүчеләр белән эшләү шартлары турында да сөйләделәр.
Шикәр чөгендере үстерүче хуҗалыклар планнары һәм бу культураны үстерү тәҗрибәсе белән уртаклаштылар. Әйтик, «Нерал» компанияләр төркеменең АПК буенча киңәшчесе Илдар Һадиев шикәр чөгендеренә су сибү һәр гектарга чыгымнарны 10 мең сумга арттырса да, шул ук вакытта уңышның да һәр гектардан 200–300 ц кадәр артуына китерә, дип аңлатты. Ул шулай ук «Нерал-Чишмә» җәмгыятенең баш агрономы Владимир Лысенконың үрнәкле эшен дә билгеләп үтте.
Проблемалар – чөгендер ташу өчен машиналар җитмәү, шуның аркасында югалтулар турында да сүз барды.
Чишмә районы башлыгы Р. Мансуров поселокны урап үтәчәк юл төзүдә ярдәм сорады, чөнки шикәр заводының җитештерү куәте арткач транспорт агымы да артачак, бу исә район халкына уңайсызлыклар тудыра. Әлегә ул шикәр заводы җитәкчелегенә йөк бушатканнан соң машиналарны Яңа Сафар ягына таба чыгару турында уйларга тәкъдим итте. Ришат Әнис улы шулай ук завод янындагы басуда кунакханә белән логистик парк төзү турындагы планнары белән дә уртаклашты. Бу йөк автомобильләре шоферлары өчен уңайлы шартлар тудырачак.
– Без чимал белән тәэмин итүчеләр арасында кечкенә генә рейтинг уздырдык һәм аларга бүләккә телевизорлар бирергә телибез, – дип хәбәр итте Чишмә шикәр заводы директоры Юрий Баримбойм.
Завод «Иң күп күләмдә чөгендер тапшыручы», «Шикәр чөгендеренең шикәрлелеге өчен» һәм «Иң аз пычранган тамыразык өчен» номинацияләрендә җиңүчеләрне телевизорлар белән бүләкләде.
Район Мәдәният сарае фойесында «Башплодородие», «ДарАгро», «Товесорб» җәмгыятьләре кебек ашламалар, үсемлекләрне саклау препаратлары җитештерү, орлыклар әзерләү белән шөгыльләнүче предприятиеләр күргәзмәсе эшләде. «Щелково Агрохим» җәмгыяте вәкиле Рим Каспранов үзләренең продукциясе турында сөйләде.
– Безнең предприятие үсемлекләрне саклау чаралары белән генә түгел, ә шикәр чөгендере орлыгын җитештерү белән дә шөгыльләнә. Чөнки Авыл хуҗалыгы министрлыгы үзебезнең илдә орлыклар җитештерүне арттыру бурычы куйды. 2017 елда безнең предприятие тарафыннан «СоюзСемСвекла» оешмасы төзелде, орлыкларны әзерләү белән шөгыльләнүче үз заводыбыз бар. «Нерал-Чишмә», «Башкир-агроинвест» җәмгыятьләре белән хезмәттәшлек итәбез, – диде ул.
Авыл хуҗалыгы министры Раевкада да шул ук мәсьәлә буенча киңәшмә үткәрде.
Читайте нас