Чишмэ
+17 °С
Дождь
Гомуми мәкаләләр
30 Марта 2021, 11:13

Альфира Мохкулова: Кайвакыт дәшмичә дә калырга кирәк

2020 елда бик күп үлем очрагы теркәлде, дип хәбәр иттеләр Чишмә районы ЗАГС бүлегендә.

– Кызганычка каршы, 2020 ел икътисад ягыннан гына түгел, үлүчеләр санының кискен артуы аркасында да авыр булды. Мәсәлән, июль үлем-җитем буенча барлык рекордларны да узып китте. Әгәр 2020 елда үлем турында 102 акт теркәлгән булса, үткән елларда бу айда 70тән артык кеше вафат булды, – дип сөйләде ЗАГС бүлеге начальнигы Альфира Мохкулова.
Район ЗАГС бүлеге мәгълүматларына караганда, 2020 елда барлыгы үлем турында 865 акт теркәлгән, ә менә үткән елда бу 185кә азрак булган.
247 (-20) пар язылышкан, 212 (-10) аерылышкан.
Шулай ук 2020 елда туу турында 417 акт язмасы теркәлгән, яисә, үткән ел белән чагыштырганда, 38гә азрак сабый туган.
– Кызганычка каршы, туым елдан-ел кими бара. Әлеге вакытта 90нчы еллар буыны балалар тудыра, әмма алар аз. Мондый тенденция дә барлыкка килде: балаларны 40 яшьтән өлкәнрәкләр дә таба башлады, кемдер өченче, ә кемдер дүртенчегә авырга кала. Ә менә яшьләр, кагыйдә буларак, башта карьера ясарга, ныклы гаилә кору өчен «нигез» булдырырга кирәк, дип санап бала булдырырга ашыкмый. Хәзер яшь гаиләләргә ярдәм итү буенча бик күп программалар гамәлдә бит, Рәсәй Федерациясе Президентыннан түләүләрне генә алыйк – аларны җиде яшькә кадәрге балалары булган гаиләләргә бирәләр, – дип билгеләп үтте Альфира Рим кызы.
Аның сүзләренә караганда, хәзер күпләр гражданлык никахында яшәүне өстен күрә, шулай ук ялгыз аналар саны арткан.
– Никах теркәүләр азайды, минемчә, яшьләр туйларын бик күп кунаклар катнашлыгында ресторанда үткәрергә тели. Әмма коронавирус пандемиясе белән бәйле рәвештә кертелгән чикләүләр аркасында, тантанада бары 10 кеше катнаша ала, шул исәптән яшь парларны да кертеп, рестораннар һәм кафелар ябылган иде. Туй өчен яшь парлар ешрак алтын көз чорын – август һәм сентябрь айларын сайлыйлар. Аерылышулар, кагыйдә буларак, биш ел бергә гомер иткән парлар арасында күбрәк, мөнәсәбәтләрдәге беренче җитди кризисны үткәрә алмыйлар, – дип уртаклашты ул.
Әгәр парлар ЗАГСка суд карары белән түгел, ә аерылышу теләге белән килсәләр, алар гаилә психологы белән әңгәмәләшү өчен «Гаилә» үзәгенә җибәрелә. Күбесе аерылышу ниятеннән кире кайтмый, әмма кайберләре гаризаны кире алырга килә.
50, 60 һәм 70 ел бергә гомер иткән парларны котлау матур традициягә әйләнде. 2020 елда 31 гаилә пары үзләренең бергә яшәүләренең 60 һәм 50 еллыкларын билгеләп үтте. Ә 2021 елда дүрт парны бергә гомер итүләренең 60 һәм 70 еллыгы белән котладылар, шулардан өч пар бриллиант туйларын билгеләделәр.
Гражданлык хәле турындагы барлык язмалар хәзер ЗАГСның бердәм электрон базасында саклана, сез районнан читтә булсагыз да, бу документларны алуны гадиләштерә.
– Күп еллар бергә гомер иткән юбилярларның сере яшь буын өчен һәрчак әһәмиятле кала. Никахта иң мөһиме – сабыр, сизгер булу, бер-береңне ярату һәм хөрмәт итү, юл кую. Ике арадагы мөнәсәбәтне йомшартып җибәрү өчен кайвакыт дәшми калырга да кирәк, – дип сөйләде Альфира Мохкулова.
Читайте нас