Чишмэ
+12 °С
Облачно
Гомуми мәкаләләр
29 Марта 2021, 12:28

Сугышта гомерләрне коткарган

Якташыбыз Әхмәт Дәүләтов 112нче кавдивизиянең баш хирургы булган

19 мартта Әмин мәктәбендә 112нче Башкорт кавалерия дивизиясенең баш хирургы, профессор Әхмәт Дәүләтов эшчәнлегенә багышланган медицина, физик культура һәм спорт тарихы буенча XXIV фәнни-гамәли конференция булды.
Уфадан килгән кунакларны – медицина университеты галимнәрен һәм студентларын, якташыбызның оныгы Лия Кәримованы Әмин мәктәбендә ипи-тоз һәм җырлар белән каршы алдылар.
Мәктәп буйлап экскурсиядән соң кунаклар чыгыш ясады, Әмин мәктәбенең алтынчы сыйныф укучысы, Пионерлар һәм укучылар йортында шөгыльләнүче Эдуард Гатауллин үзенең тикшеренү эшләре турында сөйләде.
– Сыйныф сәгатьләренең берсендә безгә 112нче кавалерия дивизиясе тарихы турында сөйләделәр, Яңавылда туып-үскән якташыбыз анда хирург булган. Мине бу мәгълүмат кызыксындырды, һәм без Пионерлар һәм укучылар йортының «Яшь эколог, крайны өйрәнүче» берләшмәсе җитәкчесе Гүзәл Әминева белән медицина фәннәре докторы, профессор, БАССР,
РСФСРның атказанган табибы, БАССРның атказанган фән эшлеклесе Әхмәт Дәүләтовның тормышы һәм эшчәнлеге турында тикшеренү эшен башлап җибәрдек, – дип сөйләде ул.
Ул арытаба әйтүенчә, зур эш башкарылган: ул үзенең җитәкчесе белән Яңавыл авылының аксакаллары белән сөйләшкән, аның оныгы Лия Кәримова янына барган, Әхмәт Сәгадәт-Гәрәй улының гаилә архивы белән танышкан. Безгә аның фронттан килгән хатларын уку һәм карау аеруча кызыклы булды. Шулай ук 112нче Башкорт кавалерия дивизиясе музеенда, медицина университетында булдык, Әхмәт Дәүләтов анда 1932 елдан бирле эшләгән.
Хирург сугыш вакытында меңләгән солдатның гомерен коткарып калган, шуның өчен ул хөрмәт һәм ихтирам казанган. Ул, утка һәм бомбага тотуларга карамастан, поход шартларында операцияләр ясаган. Хезмәт Кызыл Байрагы, беренче һәм икенче дәрәҗә Ватан сугышы, Кызыл Йолдыз орденнары һәм медальләр белән бүләкләнгән. Медицина даирәсендә аны операция алдыннан кулларны эшкәртүнең тиз һәм нәтиҗәле ысулын уйлап тапкан кеше буларак беләләр. Дәүләтов моның өчен тоз кислотасы эремәсен тәкъдим иткән. Бу ысул әлеге вакытта аның исемен йөртә.
Кунакларга Әмин мәктәбе укучыларының үзләренең данлыклы якташлары турында истәлекләрне кадерләп саклаулары ошады.
– Бай тарихыгызны өйрәнегез, үз Ватаныгызның патриотлары булыгыз, – дип чакырды укучыларны медицина университеты укытучысы Азат Киньябулатов.
Конференцияне оештыручылар – КДМУның җәмәгать сәламәтлеге һәм сәламәтлек саклауны оештыру кафедрасы доценты Азат Киньябулатов һәм мәктәп укучылары һәм пионерлар йорты педагогы Гүзәл Әминева.
Читайте нас