Чишмэ
+14 °С
Облачно
Гомуми мәкаләләр
24 Марта 2021, 06:17

Туберкулёздан ничек сакланырга?

Ел саен 24 мартта Бөтендөнья туберкулезга каршы көрәш көне билгеләп үтелә.Туберкулез һава-тамчы юлы белән тапшырыла торган йогышлы авыру. Өстәвенә, инфекция чыганагы булып туберкулез белән авыручы кеше генә түгел, ә бу чир белән зарарланган мөгезле эре терлек тә булырга мөмкин.

Наталья Морева, табиб-фтизиатр
2020 елда тагы туберкулез белән авырган 18 кеше (15 ир-ат һәм өч хатын-кыз) ачыкланды, аларның дүртесе эшли һәм уникесе эшләми, бер пенсионер һәм бер инвалид бар. Иң күп авырулар авыл халкы арасында (13 кеше), Чишмә поселогыннан биш кеше ачыкланды. Барлыгы 85 кеше исәптә тора.
Туберкулездан кисәтү чаралары булып түбәндәге чаралар тора:
– балалар һәм үсмерләрне системалы иммунлаштыру;
– бала тудыру йортында сабыйга 3–5 тәүлек булгач БЦЖ прививкасы, әгәр дә яраса, тагын 7 яшьтә ревакцинация ясала;
– бер яшьтән җиде яшькә кадәрге балаларга елның-елында Манту пробасы, ә 8–17 яшьлек балаларга Диаскин-тесты пробасы ясала;
– йогуны вакытында ачыклау;
– флюорографияне 2 елга кимендә 1 тапкыр, азык сәнәгате, балалар учреждениеләре хезмәткәрләре, хроник авырулар белән хәвеф төркемендә булган затлар, шулай ук туберкулез авырулары белән элемтәгә керүче затлар үзәк район дәваханәсендә 220нче кабинетта елына 1–2 тапкыр бушлай флюорография үтә.
Туберкулез белән хаста кеше әйберләренә тигәндә, аның селәгәе һәм какырык тамчылары булган һаваны сулаганда, туберкулез белән авыручы сыерларның сөтен кулланганда йогарга мөмкин.
Туберкулез көчле (югары температура, ютәл һәм какырык), сүлпән (хәлсезлек, югары температура (37,0–37,5), ютәлләү белән), шулай ук симптомсыз формада да була ала.
Әмма туберкулез белән авыручы үз тирәсендә инфекция тарата икән, аның янындагылар зарарлануга дучар дип уйларга кирәкми. Авыруның йогуы организмның каршы торучанлыгына бәйле.
Шуңа күрә чирдән саклануда сәламәт тормыш рәвеше зур роль уйный, ягъни һәр кеше көннең-көнендә сәламәтлеген ныгытырга, организмын чыныктырырга, шәхси гигиена чараларын үтәргә, дөрес тукланырга, исерткеч эчемлек һәм тәмәке кулланмаска тиеш, чөнки аның йогынтысында үпкәнең каршы торучанлыгы кими.
Читайте нас