Чишмэ
+29 °С
Болытлы
Гомуми мәкаләләр
24 март 2021, 09:57

Дәүләт хезмәтләре. Бергәләп чишәбез

Хәзер «Кире элемтә платформасында» мөрәҗәгать калдырырга һәм сорау бирергә мөмкин

Билгеле булуынча, «Инцидент-менеджмент» системасы социаль челтәрләрдә республика халкын борчыган проблемалар һәм мәсьәләләрне ачыклый. Әмма хәзер «Кире элемтә платформасы»нда (ПОС) мөрәҗәгать калдырырга һәм сорау бирергә мөмкин.
Бу Дәүләт хезмәтләре базасындагы проект, ел ахырына кадәр аңа илнең барлык субъектлары кушылачак. Башкортстан бу программада 2020 елның мартыннан бирле эшли. Республика шул платформаны гамәлгә кертү буенча тугыз сынау үткәрүче төбәкләрнең берсе. Башта ул «Дәүләт хезмәтләре. Шикаятьләр», ә 2021 елның мартыннан – «Дәүләт хезмәтләре. Бергәләп чишәбез» дип атала.
Соңгы елда әлеге платформада министрлыклар, ведомстволар, төбәк башкарма власте органнары хезмәткәрләре халыкның 17 336 хәбәрен караганнар, дип хәбәр итте «Башинформ» мәгълүмат агентлыгы. Система иң күп мөрәҗәгатьләрне республиканың Гаилә, хезмәт һәм халыкны социаль яклау министрлыгында терки. Асылда исә, бу – 3–7 яшьлек балалар, инвалидлар өчен пособиеләр, мәшгульлек үзәгенә исәпкә куелуга бәйле мәсьәләләр. Халык арасында БР Сәламәтлек саклау министрлыгы ягыннан кире элемтә дә таләп ителә, аларны COVID-19 белән бәйле проблемалар һәм вакцинацияләү мәсьәләләре борчый.
«Дәүләт хезмәтләре. Шикаятьләр» кире элемтә платформасын «Дәүләт хезмәтләре. Бергәләп чишәбез» дип атау һәм илнең барлык субъектларын, Башкортстанның да сынау проектына кушылуы турында РФ вице-премьеры Дмитрий Чернышенконың федераль башкарма хакимият органнарының цифрлы трансформация җитәкчеләре белән киңәшмәсендә билгеле булды. Әлеге вакытта «Дәүләт хезмәтләре. Бергәләп чишәбез» платформасында түбәндәге дүрт юнәлеш эшли:
- халыкның мөрәҗәгатьләренә тиз арада йогынты ясау һәм аларның үтәлешен контрольдә тоту;
- урындагы әһәмияттәге социаль мәсьәләләр буенча онлайн-сорашулар;
- социаль челтәрләрдә һәм мессенджерларда власть органнары битләрен алып бару;
- социаль челтәрләрдә язылган проблемаларны хәл итү һәм анализлау.
2021 елның мартына Башкортстандагы мәгълүматларга караганда, республикада властьның башкарма һәм республика органнарының, шулай ук медицина учреждениеләренең 689 шәхси кабинеты булдырылган. Тулаем алганда, ил буенча системада Рәсәй субъектларының башкарма власть, урындагы үзидарә органнарын һәм сынауда катнашкан субъектларның башка оешмаларының 16,5 мең шәхси кабинеты теркәлгән.
Платформа эшли башлаганнан бирле бөтен ил буенча 340 мең хәбәр килгән, халык 400 проект буенча 1,5 мең сорашуда катнашкан.
«Хөкүмәтнең Координация үзәген оештырганда халыктан тиз һәм сыйфатлы кире элемтә алу мөмкинлегенә аерым басым ясалды. Функциональ платформа бу мәсьәләне хәл итәргә мөмкинлек бирә. Һәм төбәкләрдә цифрлы трансформация җитәкчеләре аның клиентлар сервисына ярдәм итәргә һәм халыкка отчетларның сыйфатын анык күзәтергә, хакимият органнары тарафыннан үз вакытында һәм дөрес идарә итү карарларын кабул итү өчен системалы проблемалар матрицасын формалаштырырга тиеш. Цифрлы платформада иң мөһиме – мөрәҗәгатьне эшкәртү статусын тикшерү, шулай ук алынган җавапның яки карарның сыйфатын бәяләү мөмкинлеге», – дип исәпли Дмитрий Чернышенко.
Исегезгә төшерәбез, әлеге платформа РФ Президенты Владимир Путин кушуы буенча «Цифрлы дәүләт идарәсе» дәүләт проектын тормышка ашыру барышында эшләнгән. Башкортстан Республикасы министрлыклары, ведомстволары, районнары һәм оешмалары сайтларында «Дәүләт хезмәтләре. Бергәләп чишәбез» платформасы виджеты үрнәген күрергә мөмкин.
Шулай ук android һәм ios өчен мобиль кушымтага сылтама бар.
Читайте нас