Чишмэ
+16 °С
Облачно
Тат
Рус
Гомуми мәкаләләр
23 Марта 2021, 10:45
Яз су аз булыр дип көтелсә дә…
Чишмә районы язгы ташкынга әзерләнә. Чишмә районы башлыгы Ришат Мансуров рәислегендә су ташкынына каршы комиссия оештырылды.
Комиссияләр ташу зоналарында урнашкан һәм гидротехник корылмалары булган шәһәр һәм авыл биләмәләрендә төзелгән.
Оешмалар һәм учреждениеләр карамагында 10 авария-коткару бригадасы оештырылган. Боз китү вакытында алар тәүлек буе кизү торачак.
– Чаралар планында язгы ташкын чорында тотрыклы элемтә тәэмин итүгә кадәр барлык мәсьәләләр дә каралган, – дип билгеләп үтте Чишмә районының Гражданнар оборонасы һәм гадәттән тыш хәлләр бүлегенең баш белгече Җиһанур Идрисов. – Юл түшәмәсе җимерелмәсен өчен, Яңа Усман – Дурас, М5кә кадәр Бишкәҗә – Әмин, тәҗрибә хуҗалыгы бистәсеннән Караякуп, Келәш – Ар, шулай ук Балагош белән Сабур арасындагы юлларда карьер материалы запаслары булдырырга тәкъдим ителде. Комиссия әгъзалары күперләр, плотиналар, суүткәргеч торбалар торышын тикшерде. Шулай ук су күтәрелгәндә су басу участокларын да билгеләделәр, гәрчә мондый хәл бик сирәк булса да. Мәсәлән, Үрге, Түбән Хаҗәт һәм Караякуп авылларының кайбер ишегалларына зур су кергән очраклар булды.
18 март көнне районның өч торак пунктында – Енгалыш авыл Советы биләмәсенең Сабур, Ибраһим авыл Советы биләмәсенең Питрәй һәм Первомайский авылларында 63494нче хәрби часть хезмәткәрләре өйрәнүләр барышында Өршәк елгасында шартлату эшләре үткәрделәр. Бу команда елганың боз тыгыла торган аеруча куркыныч участокларын тикшерде – саперлар үзәннең киңлеген, боз калынлыгын үлчәде, шартлаткыч матдәләрнең кирәкле күләмен исәпләп чыгарды. Аннан соң сулыкта боз шартлатылды. Үзәк хәрби округның инженер-сапер часте хәрби хезмәткәрләре күперләрне, гидротехник корылмаларны саклау һәм авария-коткару эшләрен үткәрү буенча эшләр башкардылар. Бу чарада 50дән артык хәрби хезмәткәр катнашты.
2021 елның язы аз сулы булыр дип көтелә – фараз кардагы су запасларын анализлауга нигезләнгән. Экспертлар фикеренчә, быел Башкортстанда елгалар боздан 8–12 апрельдә арчылачак.
Читайте нас
Редакцияне сайлау
Район кешеләре
29 Февраля 2024, 07:55
Олимпиада турындагы хатирәләр
Авыл хуҗалыгы
27 Февраля 2024, 05:56
Югары нәтиҗәгә өмет итеп
Район кешеләре
29 Февраля 2024, 07:55
Олимпиада турындагы хатирәләр
Төрлесеннән
22 Февраля 2024, 05:17
Туган телне белү мөһим