Чишмэ
+16 °С
Облачно
Гомуми мәкаләләр
22 Марта 2021, 14:11

Наркотикларга каршы акция

Республикада наркотикларга каршы «Үлем белән кайда сәүдә итүләре турында хәбәр ит» Бөтенрәсәй акциясенең беренче этабы үтә.

Ул 26 мартка кадәр дәвам итәчәк. Исегезгә төшерәбез, аның максаты – җәмәгатьчелекне наркотикларның законсыз әйләнешенә һәм психоактив матдәләрне медицинада булмаган куллануга каршы көрәшкә җәлеп итү. Әлеге акция барышында район халкы наркотикларның законсыз әйләнеше фактлары, социаль челтәрләрдә наркотик контентның таралуы турында хәбәр итә, шулай ук профилактика, наркотикларга бәйле кешеләрне дәвалау һәм реабилитацияләү мәсьәләләре буенча мөрәҗәгать итә алалар.
Рәсәй Эчке эшләр министрлыгының Чишмә районы буенча бүлегенең 8 (34797) 2-12-00 һәм «Ышаныч» район яшьләр үзәгенең 8 (34797) 2-00-30 телефоннары буенча шалтыратырга мөмкин (эш вакытында 9дан 17 сәгатькә кадәр).
Читайте нас