Чишмэ
+16 °С
Облачно
Гомуми мәкаләләр
22 Марта 2021, 05:59

Башкортстанда яшәүчеләргә ничек барлык табибларда да бушлай тикшеренү узарга?

Республикада, ниһаять, 2020 елның мартында коронавирус эпидемиясе башлану сәбәпле тукталып торган халыкны күпләп диспансерлау башланды. Ел ахырына кадәр барлыгы миллионлап кешене тикшерү планлаштырыла.

Алтын кагыйдә бар: сәламәтлегебез 50 процент – үзебезгә, 20 процент – медицинага, 30 процент генетикага һәм башка сәбәпләргә бәйле. Шуңа күрә сәламәт озын гомерлелек, беренче чиратта, үз кулларыбызда.
1. Диспансерлау әлегә кадәр ачыкланмаган авыруларны табу өчен кирәк
Еш кына кешенең әле үзе белмәгән авырулары нәкъ менә шундый тикшеренүләр вакытында табыла. Бу бик яхшы. Кешенең чирләве түгел, әлбәттә, ә проблеманың үзе турында белдергәнче табылуы, димәк, дәвалау күпкә җиңелрәк булачак.
Былтыр диспансерлау булмады, шуңа күрә бездә 2019 елгы күрсәтмә саннар гына бар. Тикшерү нәтиҗәләре буенча, табиблар 79 меңгә якын авыру очрагын ачыклаган, алар арасында туберкулезның – 18, яман шешнең – 593, шикәр диабетының – 1496, кан басымы югары булу нәтиҗәсендә күзәтелгән авыруларның – 12750, йөрәкнең ишемик авыруларының 1757 очрагы теркәлгән.
Бу якынча 2020 ел статистикасына туры килә, ул вакытта да кешеләр үлеменең төп сәбәпләре – кан әйләнеше системасы, сулыш органнары авырулары, яман шешләр һәм тышкы сәбәпләр булды. Йогышлы һәм паразитар авыруларга үлем очракларының нибары 1,5 проценты гына туры килде.
2. Быел чиратлар булмаячак
Медицина тикшерүен 18 яшьтән башлап һәр өч ел саен узарга кирәк. Быел 2003, 2000, 1997, 1994, 1991, 1988, 1985, 1982 елларда туганнар һәм, шулай ук 40 яшьтән өлкәнрәк гражданнар мотлак диспансерлау үтәргә тиеш.
Коронавирус хәвефенә бәйле, агымдагы елда диспансерлау алдан язылу буенча үткәреләчәк, шуңа да коридорларда сәгатьләр буе чират көтеп торырга кирәкмәячәк. Үз поликлиникаң регистратурасында, 13-01 телефоны буенча, «Дәүләт хезмәтләре» порталы яки «Табибка» мобиль кушымтасы аша язылырга мөмкин. Агымдагы елның тагын бер яңалыгы – санитар нормаларны үтәү. Пациентлар битлекләрдә булырга һәм метр ярым социаль дистанцияне сакларга тиеш.
Диспансерлау өчен билгеләнгән көнне сез үз поликлиникагызга медицина профилактикасы кабинетына барасыз, маршрут кәгазе аласыз һәм барлык табибларны узасыз. Ахырда сезне терапевт караячак, кирәк булганда ул икенче этапка юллама бирәчәк. Анда проблемалы урыннар тирәнтен тикшереләчәк.
3. Диспансерлау көне өчен сезгә түләячәкләр
Язып үтүебезчә, диспансерлау бушлай үткәрелә. Үз поликлиникагызга киләсез һәм терапевт язган табибларны узасыз – яшькә бәйле исемлек төрле булырга мөмкин. Моннан тыш, сезгә бу көн өчен әле акча да түләячәкләр! Закон буенча кеше диспансерлау узган көн өчен ял һәм уртача хезмәт хакы ала. Ә эшләүче пенсионерларга һәм пенсиягә кадәр биш ел калган кешеләргә (быел бу – 1965–1968 елларда туган хатын-кызлар һәм 1960–1963 елларда туган ир-атлар) ике ял көне һәм уртача хезмәт хакы каралган.
Ял алу өчен диспансерлау көнен җитәкчелек белән килештерергә һәм ирекле формада гариза язарга кирәк. Үз белдегең белән медицина тикшеренүе үтәр өчен эшне калдырырга ярамый, моны «прогул» дип санарга мөмкиннәр. Диспансерлаудан соң эшкә белешмә алып килергә кирәк. Әгәр дә ял алырга мөмкинлек юк икән, табибларны шимбә көнне узарга мөмкин.
ӘЙТКӘНДӘЙ
Диспансерлауны түбәндәге категория гражданнар чиратсыз уза ала
1) хезмәт геройлары;
2) Бөек Ватан сугышы инвалидлары һәм анда катнашучылар, аларның гаилә әгъзалары;
3) сугыш хәрәкәтләре ветераннары;
4) блокадалы Ленинградта яшәүчеләр;
5) концлагерьларның элекке балигъ булмаган тоткыннары;
6) Рәсәйнең мактаулы донорлары;
7) радиация һәлакәтләре вакытында зыян күрүчеләр;
8) сәяси репрессияләрдән зыян күрүчеләр;
9) реабилитацияләнгән кешеләр;
10) I һәм II төркем инвалидлар, инвалид балалар.
Җитәкчелек контролендә
Радий Хәбиров, Башкортстан Республикасы Башлыгы:
– 2020 елда без республика үзәгендә, көньягында һәм көнчыгышында муниципальара офтальмология үзәкләре ачтык. Шул рәвешле Уфадан ерак районнар халкына югары технологияле медицина ярдәмен якынайттык. Әгәр элек андагы халыкка операция ясатырга Ырынбурга һәм Чиләбегә бару уңайлырак булса, хәзер күрше төбәкләрдә яшәүчеләр безгә дәваланырга килә. Бот сөяге сынуны дәвалау буенча шундый ук үзәкләр эшен оештырырга кирәк. Авыр җәрәхәтләрдән соң оператив дәвалау өлкән яшьтәге пациентларның гомерен озайтырга, шулай ук юл-транспорт һәлакәтләрендә зыян күрүчеләргә ярдәм күрсәтергә мөмкинлек бирә.
ИГЪТИБАР!
Районнарда яшәүчеләр заманча җиһазларда тикшертү уза алачак
Республиканың сәламәтлек саклау министры Максим Забелин белдерүенчә, авыл халкына медицина ярдәмен алу мөмкинлеген арттыру максатында 19 апрельдән «Сәламәт республика – сәламәт төбәк» акциясе старт ала. Республиканың барлык районнары буенча алты автопоезд юлга чыгачак, аларда күчмә Сәламәтлек үзәкләре һәм ФАПлар, флюорографлар, маммографлар, диагностика комплекслары, стоматология модульләре булачак, шулай ук Уфа дәваханәләренең әйдәүче табиблары эшләячәк. Теләге булган һәр кеше сәламәтлеген заманча җиһазларда бушлай тикшертә һәм белгечләрдән консультацияләр ала алачак. Мондый сәламәтлек поездларының эш графигы һәм хәрәкәте турында без аерым хәбәр итәчәкбез.
Читайте нас