Чишмэ
+16 °С
Дождь
Гомуми мәкаләләр
20 Марта 2021, 09:48

Батырлык дәресе үтте

16 мартта районның Тарих-крайны өйрәнү музеенда Чишмә поселогының 5нче мәктәбе укучылары өчен «Рәсәйнең данлы уллары» дип аталган батырлык дәресе булды.

Чарага подполковник Андрей Рикунов та килде, аның өчен балалар Михаил Лермонтовның «Бородино» шигыреннән өзек сөйләделәр. Очрашуда катнашучылар әңгәмә барышында яшьләрдә патриотик хисләр, үз Ватаныңа карата мәхәббәт тәр-бияләүгә кагылышлы темалар турында сөйләштеләр. Балалар мәртәбәле кунакка РФ Кораллы көчләр сафларында хезмәт итәргә телибез, диделәр.
Музей хезмәткәрләре «Хәтер вакыттан да көчлерәк» дип аталган видеопрезентация әзерләп күрсәттеләр, ә соңыннан истәлеккә фотога төштеләр.
Читайте нас