Чишмэ
-4 °С
Облачно
Тат
Рус
Гомуми мәкаләләр
19 Марта 2021, 12:35
Тромблар барлыкка килмәсен өчен...
Инфаркт, инсульт, тромбофлебит, варикоз, геморрой... Бу чирләрнең нинди уртаклыгы бар? Уртак сәбәпләрнең берсе – канның куелыгы. Кыйммәтле даруларсыз да куе канны сыеклатып була, ди белгечләр, бары тик рационны әз генә үзгәртергә кирәк.
Кан тамырлар буйлап иркен рәвештә йөри алмый, шуңа күрә туклану матдәләре һәм кислород органнарга барып җитми. Эчке органнар кислородка кытлык кичерә.
Кыйммәтле даруларсыз да куе канны сыеклатып була, ди белгечләр, бары тик рационны әз генә үзгәртергә кирәк. Тромблар барлыкка килмәсен өчен түбәндәге чараларны истә тотыгыз.
Күбрәк су эчегез. Кешеләрнең 90 проценты суны аз эчә, дип исәпли табиблар. Өлкәннәр көн саен 1,5–2,5 литр су эчәргә тиеш. Табигый су тромблар барлыкка килүенә каршы яхшы чара. Канны сыеклату өчен түбәндәге азыклар файдалы: зәйтүн һәм җитен майлары, лимон, сарымсак һәм суган, көнбагыш, чөгендер, балык мае, томат, солы боткасы, җиләк-җимеш һәм имбирь. Көндәлек рационда аларның ике-өч төре булсын.
Нинди азыклар канны куерта? Ак икмәк, гөлҗимеш, кара миләш, банан һәм манго, күп кенә шифалы үләннәр (аларны курс белән эчәргә кирәк) кан куелыгын арттыра. Тәмәке тарту, алкоголь, тозны чамасыз куллану һәм кайбер препаратлар канның үзлелеген арттыра. Күбрәк хәрәкәтләнегез, җәяү йөрегез, шулай ук саф һава сезнең сәламәтлек файдасына!
Чыганак: «Башкортостан» гәзите
Фото:
Vodavsochi.ru
Читайте нас
Редакцияне сайлау
Район кешеләре
29 Февраля 2024, 07:55
Олимпиада турындагы хатирәләр
Авыл хуҗалыгы
27 Февраля 2024, 05:56
Югары нәтиҗәгә өмет итеп
Район кешеләре
29 Февраля 2024, 07:55
Олимпиада турындагы хатирәләр
Төрлесеннән
22 Февраля 2024, 05:17
Туган телне белү мөһим