Чишмэ
+20 °С
Облачно
Гомуми мәкаләләр
16 Марта 2021, 08:01

Кешеләргә ярдәм итү теләге белән

Һәр ел мартның өченче сишәмбесендә Бөтендөнья социаль эш көне билгеләп үтелә.

Бу эш күпкырлы һәм аңа турыдан-туры катнашы булган кешеләр мөһим җәмәгать бурычларын үтиләр. Мәсәлән, өлкән буын һәм инвалидларга ярдәм итү – бу авыр хәлдә калган һәр кеше өчен үзенең проблемалары белән ялгыз калмаячагына өмет.
Бүләкбаш авылында яшәүче Әлфир Әминев һәм Светлана Мөрсәлимова өч пенсионер – 97 яшьлек тыл хезмәткәре Мәүҗүдә Кәримова, 85 яшьлек Рәшидә Гыймалетдинова һәм 91 яшьлек Нуретдин Сәлаховны үз өйләрендә карарга хәл итеп, өсләренә зур җаваплылык алганнар.
Әлеге юллар авторы иркен һәм пөхтә йортка кергәч, матур итеп киенгән әбиләр һәм бабай үз бүлмәләреннән чыктылар, ә иң өлкәне Мәүҗүдә Борһан кызы үзен хуҗаларча тотып безне:
– Залга үтегез. Без кунакларны яратабыз, – дип түргә чакыра башлады.
– Мин 1930 елгы, – дип сөйләде үзе турында Нуретдин Сәлахов. – 11 яшьтән колхозда эшләдем. Хатыным вафат булгач ун ел ялгыз яшәдем. Авырып китеп, үлеп ятармын дип курыктым. Икенче ел биредә яшим. Хәзер үләсе дә килми, үземне яхшы тоям. Әйбәт карыйлар. Үз өебездәге кебек яшибез.
Нуретдин Әхкәм улы үз сүзләрен раслаган кебек, гармунда уйнап яраткан җырын башкарды.
8 Март алдыннан алар янына районнан кунаклар – Чишмә районы хакимияте башлыгы Ришат Мансуров, ветераннар советы рәисе Радик Әхмәдиев, шулай ук Дурас авыл Советы биләмәсе башлыгы Фәнил Заманов килгән, әбиләрне бәйрәм белән котлаганнар һәм Әминевлар гаиләсенә рәхмәт сүзләре белдергәннәр.
Светлана Урал кызы күп балалы гаиләдә үскән, озак еллар дәваханәдә эшләгән, өлкән яшьтәгеләрне карау эшенең үзенчәлекле дәвамы, дип исәпли.
– Кешеләргә ярдәм итү һәм кемнедер карау теләге шундый карарга китерде. Балалар үсеп бетте. Күңелемдә бу фикер туды, ә ирем мине хуплады. Тату яшибез. Моңа кадәр бездә ике әби яшәде, – диде ул.
– Светлана Урал кызы медицина хезмәткәре булгач, авыл халкы ярдәм сорап аңа мөрәҗәгать итә, ул барсын да кабул итә, – диде Дурас авыл Советының эшләр белән идарә итүчесе Зимфира Галимҗанова.
Әлфир Әхмәтзәки улы – аз сүзле кеше. Әмма аның гамәлләре күп нәрсә турында сөйли. Мәсәлән, алар Рәшидә Гыймалетдинованы ерак район дәваханәсеннән алып кайтканнар. Мәүҗүдә Борһан кызын туган авылы Әмингә алып барганнар (бәләкәй чакта аның әтисен раскулачить иткәннәр, ә гаиләсен Нуриман районына җибәргәннәр). Җәй көне алар урманга җиләк җыярга йөриләр. Гөлҗимеш, дару үләннәре җыялар. Кыш көне кич утыралар. Карт кешегә тәрбия генә түгел, аралашу да кирәк бит.
Аларның эше, барлык социаль эшчәнлек кебек, авыр, ул зур сабырлык, түземлек таләп итә, чөнки һәр кешенең үз холкы, кәефе, сәламәтлек торышы, шулай ук аларга хәл итәргә кирәк булган проблемалар да килеп чыга.
Читайте нас