Чишмэ
+22 °С
Ясно
Гомуми мәкаләләр
16 Марта 2021, 04:50

Француз инвесторларын башкорт балы кызыксындыра

Республикада умартачылык өлкәсендә киңкүләмле проектны гамәлгә ашыру ниятләнә. Сүз Башкортстанда зур җитештерү базасы булдыру турында бара, анда 30 мең умарта булачак. Шулай ук халыкара аккредитацияле бал сыйфаты лабораториясе ачылачак.

Бу чит илгә сатуга әзерләнә торган балның сыйфатын контрольдә тотарга мөмкинлек бирәчәк.
Төбәктә елына халыкара экспортка юнәлтелгән 7 мең тоннага якын төрле бал продукциясе җитештерү планлаштырыла. Шулай ук урта рус бал корты токымының башкорт нәселе генетикасын саклап калу мәсьәләсе һәм башкорт балының брендын алга җибәрү белән дә шөгыльләнәчәкләр.
Бу проектның инвесторлары – француз эшкуарлары Патрик Хоффман һәм Антуан Менделовичи. Инвестицияләрнең гомуми күләме 3,8 миллиард сум күләмендә бәяләнә. Проектны эшләтеп җибәрү өчен «Би Хэппи» компаниясе теркәлгән, бу бәхетле бал корты дип тәрҗемә ителә.
Әлеге вакытта юл картасы эшләнгән, анда эшнең төп юнәлешләре һәм этаплары язылган. Тәүге умарталыклар Бөрҗән, Ишембай, Күгәрчен һәм Көергәзе районнарында урнаштырылачак. Производствода барлыгы 160 яңа эш урыны барлыкка киләчәк. Бал продукциясен эшкәртү заводы күргәзмә үзәге белән Уфада урнашачак.
– Төп максатыбыз – Рәсәйдә бал җитештерүчеләрнең һәм аны чит илгә озатучыларның берсе булу. Бу умартачылыкның инвестицион җәлеп итүчәнлеген арттырырга һәм башкорт балын премиум-продукция сегментына чыгарырга мөмкинлек бирәчәк, – диде Антон Менделовичи үз проектын «Инвестиция сәгатендә» тәкъдим итеп.
Киңәшмәдә катнашучылар аны җиһазлар сатып алуга һәм салым ташламалары бирүгә киткән чыгымнарның бер өлешен каплап, өстенлекле исемлеккә кертүне хупладылар. Республика Башлыгы Радий Хәбиров Уфа хакимиятенә шәһәр территориясендә эшкәртү куәтләрен һәм күргәзмә үзәген урнаштыруда ярдәм күрсәтергә кушты.
– Франциядән килгән хезмәттәшләребезнең бал җитештерү темасы белән кызыксынуларына шатбыз, һәм билгеләнгән планнарны тормышка ашырырга ярдәм итәргә әзербез, – дип билгеләп үтте Радий Хәбиров.
Ул киләсе елда республикада умартачылык буенча «Апимондия» халыкара конгрессы узачак, дип искә төшерде. Төбәк Башлыгы республика башкаласында туристларга уңайлы һәм кызыклы булачак күргәзмә комплексы өчен лаеклы участок сайлап алырга кушты.
Фото: Mcx.gov.ru
Читайте нас