Кибетләрнең берсендә өлкән яшьтәге ханым озак кына товар сайлады, һәм мин ярдәм кирәкмиме, дип аның янына бардым:
– Сезгә ярдәм кирәкме? Нинди дә булса товар эзлисезме? – дип аңа мөрәҗәгать иттем.
– Юк. Беркөн азык сатып алганда яраклылык вакытын карамаганмын, бозылган ризык эләкте. Әлбәттә, бу товарны кире кайтарырга кирәк иде, әмма чекны алмаган идем, – дип җавап бирде ул.
Кулланучылар хокукларын яклау һәм кеше иминлеге өлкәсендә күзәтчелек буенча федераль хезмәт идарәлегенең территориаль бүлеге мәгълүматларына караганда, 2020 елда Чишмә районында яшәүчеләрдән кулланучылар хокукларын яклау мәсьәләләре буенча 12 мөрәҗәгать килгән.
– Ваклап сату өлкәсендә хокук бозулар буенча алты мөрәҗәгать, аларның икесе – сыйфатсыз азык-төлек товарлары буенча, – дип аңлатты территориаль бүлек белгеч-эксперты Оксана Крымгужина. – Калган мөрәҗәгатьләр такси, элемтә сыйфатына, файдаланылмаган туристик юллама өчен акчаны кире кайтаруга шикаятьләр булды.
2020 елда килгән мөрәҗәгатьләр буенча территориаль бүлек тарафыннан кулланучыда килеп туган бәхәсле хәлләрне карау максатыннан судка өч дәгъва гаризасы бирелгән, алар буенча суд тарафыннан кулланучы файдасына карарлар кабул ителгән.
Мәсәлән, Б. ханым интернет-кибеттә сыйфатсыз аяк киеме сатып алу турында гариза белән мөрәҗәгать иткән. Ул кышкы итеккә заказ биргән, әмма түләгәннән соң гына бирелгән товарны алганда итекнең бөтенләй башка төрле булуы ачыкланган. Сатучы дәгъвага җавап бирми, кулланучы мәнфәгатьләрендә дәгъва бирергә туры килә. Суд аның файдасына карар чыгарды. Сатучы заказ суммасын да, акчаны кире кайтару буенча йөкләмәләрне вакытында үтәмәгән һәм мораль зыян өчен компенсация түләгән.
М. мөрәҗәгате буенча шулай ук дәгъва гаризасы бирелде. Ул Кырымга туристик юллама өчен акчаны кире кайтаруда ярдәм сорап мөрәҗәгать итте, коронавирус пандемиясе сәбәпле ярым-утрауга туристлар килүен тыю җәһәтеннән сәфәргә баралмаган. Туроператор язма дәгъвага вакытында җавап бирми һәм акчаны кире кайтармый, һәм территориаль бүлек тарафыннан төп бурычны, шартларны үтәмәгән өчен штрафны, мораль зыянны түләттерүгә дәгъва белдерелә. Чишмә район суды тарафыннан кулланучы файдасына карар кабул ителде, юллама бәясе аңа тулысынча кире кайтарылды, моннан тыш, йөкләмәләрне вакытында үтәмәгән һәм мораль зыян өчен компенсация түләтелде.
Дөнья үзгәрде. Сатып алучылар икенче сорттагы товар белән канәгатьләнгән, акланулар кабул иткән һәм зарланмаган заманалар үтте. Әгәр дә сатучылар кулланучының ихтыяҗын канәгатьләндерә алмаса, моны башкарырга теләүчеләр табылачак һәм сатучы кирәкле булган товарларны алардан сатып алачак.