Чишмэ
+29 °С
Болытлы
Гомуми мәкаләләр
11 март 2021, 16:23

Йомгаклау әңгәмәсе үтте

Зилә ЯМАЛЕТДИНОВА, Мәгариф идарәлеге начальнигы урынбасары, районның Дәүләт йомгаклау аттестациясе-9 координаторы10 февральдә район мәктәпләрендә тугызынчы сыйныф укучылары өчен рус теле буенча йомгаклау әңгәмәсе үткәрелде.

Анда 479 кешедән 442 укучы катнашты. Тугызынчы сыйныфта укучы 37 бала авыру һәм ике тугызынчы сыйныфның коронавирус буенча карантинга ябылуы сәбәпле катнаша алмады.
Йомгаклау әңгәмәсендә катнашучылар арасында 22 укучы биремнәрне үти алмады.
Кызганычка каршы, йомгаклау әңгәмәсен үткәрү тәртибен бозу аркасында бер укучы чыгарып җибәрелде – кәрәзле телефоннан файдаланырга уйлаган.
Тугызынчы сыйныф өчен билгеләре уңай булганда һәм «зачет» алу Төп гомуми белем бирү программалары буенча дәүләт йомгаклау аттестациясенә керү хокукын бирә.
10 февральдә бу чарада катнаша алмаган яки биремнәрне үтәмәгән балалар өчен 10 мартта һәм 17 майда яңадан тапшыру хокукы бирелә.
Йомгаклау әңгәмәсе тугызынчы сыйныф укучыларының коммуникатив компетенциясен – төрле темаларга монолог әйтемнәре уйлап табу, диалогта катнашу, текстны сәнгатьле уку, өстәмә мәгълүматны җәлеп итеп, текстны яңадан сөйләү сәләтен тикшерүгә юнәлтелгән.
Читайте нас