Чишмэ
+22 °С
Облачно
Гомуми мәкаләләр
11 Марта 2021, 12:20

Узытамакта – яңа янгын сүндерү часте

Республикада Янгын-коткару көчләрен үстерү стратегиясен гамәлгә ашыру барышында Алкин авыл Советының Узытамак авылында янгын сүндерү депосы булачак.

Янгын часте М5 «Урал» федераль автомобиль юлы, Чишмә районының Алкин һәм Лесной авыл Советларының 14, Уфа районының Йоматау авыл Советының 5 торак пунктын хезмәтләндерәчәк. Бу территориядә 12 мең кеше яши, «Йоматау» шифаханәсе һәм «Толпар» балалар туберкулезга каршы шифаханә урнашкан. Шулай ук бу часть Алкин-2 хәрби часте базасында булдырылучы «Патриот» хәрби паркы хәвефсезлеген тәэмин итәчәк. РФ Президентының 2019 елның 16 октябрендәге указына ярашлы, федераль юлларда теләсә кайсы урындагы объектка тиз арада барып җитәргә сәләтле янгын-коткару формированиеләре булырга тиеш, моның өчен вертолет мәйданчыклары төзү дә планлаштырыла. Яңа янгын частенда хезмәт итүчеләр составы тупланган, автомобиль бар – БР Гадәттән тыш хәлләр буенча дәүләт комитеты яңадан оешкан янгын подразделениесенә «Урал Next» янгын сүндерү автоцистернасын тапшырган. Бу – заманча җиһазлар белән тәэмин ителгән һәм техноген янгыннарны сүндерү өчен билгеләнгән яңа буын автомобиле. Арытаба депо юлда янгыннарны сүндерү буенча махсуслашкан АПП (беренче ярдәм автомобиле) кебек махсус янгын автомобильләре белән тәэмин ителәчәк. Ул гидравлик авария коткару җайланмасы – авария, һәлакәт һәм табигый бәла-казалар нәтиҗәләрен бетергәндә кулланыла торган махсус кораллар белән җиһазландырылачак. Алар җимерекләр астында калган кешеләрне чыгару һәм матди кыйммәтләрне коткару өчен конструкцияләр элементларын бик тиз җимерергә таләп ителгән урында файдаланыла.
– Бу частьта дүрт берәмлек техника, 24 кеше, шул исәптән штатта профилактика инспекторы вазифасы каралган. Җаваплылык зонасы, нормативларда язылганча, 20 минут эчендә янгын чыккан урынга барып җитү исәбеннән чыгып билгеләнгән, – дип хәбәр итте 95нче янгын сүндерү часте начальнигы Минзир Рәхимкулов.
– Әлеге вакытта Узытамак авылында 0,8 гектар мәйданлы җир участогы бүлеп бирелде. Барлык коммуникацияләрне дә башкарып чыгу өчен шундый урын сайлап алдык, ә иң мөһиме, 50–80 метр арада федераль трассага чыгу мөмкинлеге бар. Июньгә кадәр бу участокта вакытлы корылмалар – модуль тибындагы гараж һәм хезмәт итүчеләр өчен ике торак вагончик куелачак. Аннары дүрт автомобильгә исәпләнгән яңа янгын сүндерү депосын капиталь төзү башланачак. Килү юлларына асфальт җәеләчәк. Хезмәткәрләрнең 80 проценты Чишмә районында яшәүчеләрдән тупланачак.
– Кадрлар бүлеге якын-тирә авылларда яшәүчеләр булуына басым ясый, – дип бил-геләп үтте БР Янгын сүндерү-коткару подразделениесенең Узытамак авылындагы янгын часте начальнигы урынбасары Альфрит Байков. – Быел яңа оештырылган янгын сүндерү часте 95нче янгын сүндерү часте бинасында урнашачак. Хезмәткәрләр әлеге вакытта стажировка үтә, ә 22–26 мартта алар «Техника» уку үзәгендә хезмәтне саклау буенча белем алачак.
Читайте нас