Чишмэ
-20 °С
Болытлы
Бөек Җиңүгә - 80 ел
Барлык яңалыклар
Гомуми мәкаләләр
9 март 2021, 20:58

Кулларыннан гөлләр түгелә

Безнең районда кул эшләре осталары күп. Шундый һөнәр ияләренең берсе Тәпәреш авылында яши. Зөһрә Сафина кечкенәдән тегәргә, бәйләргә, чигәргә ярата.

Һәр кеше матурлык ярата. Осталар үз куллары белән гүзәллек булдыралар. Теләк булса, сәләтнең бер процентына 99 процент тырышлык салырга кирәк.
Коко Шанель: «Кулдан эшләнгән әйберләр – зиннәтлелек, һәркемгә аларга ия булу мөһим түгел. Кем аларны булдырырга тели, яисә остага түли, яисә үзе ясый», – дигән.
Безнең районда да кул эшләре осталары күп. Шундый һөнәр ияләренең берсе Тәпәреш авылында яши. Зөһрә Сафина кечкенәдән тегәргә, бәйләргә, чигәргә ярата. Хатын-кызларның кул һәм өй эшләренә әнисе Фәнидә Минһаҗевадан өйрәнгән. Мәктәпне тәмамлаганнан соң Уфада тегүчелеккә укыган һәм Чишмәдә Халыкка көнкүреш хезмәте күрсәтү комбинатында эшләгән. Хәзер ул күңел матурлыгын бәйләү, чигү, хәтта бакча эшләнмәләре аша да тапшыра. Аларның йорт эче бүлмә гөлләре белән тулы, алар хуҗаларны да, кунакларны да матур чәчкәләре белән сөендерәләр. Зөһрә апа башта җылы тапочкалар һәм оекбашлар җитештергән, ә хәзер кечкенә балалар һәм өлкәннәр өчен күлмәкләр, кофталар һәм башлыклар бәйли.
– Хатын-кызга кул эшләре белән шөгыльләнергә кирәк. Бәйләү – ул үзеңне күрсәтү мөмкинлеге. Бәйләгән саен тапочкаларым һәм оекбашларым бизәкләре белән бер-берсеннән аерылып тора. Аннары үзеңнең кул эшләреңне туганнарга һәм якыннарга бүләк итү күңелгә ятышлы, – дип исәпли Зөһрә Сафина.
Элек гаиләләрдә кул эшләре серләрен буыннан-буынга тапшырганнар. Һәм кул эшләре белән шөгыльләнү күңелне тынычландыра, диләр психологлар.
Алсу Фәридунова
Читайте нас