Чарага үзенчәлекле балалар тәрбияләүче, «Әйдә, сөйләшик» проектында катнашучыларны гына түгел, шулай ук күп балалы гаиләләрне дә чакырдылар. Бәйрәм матурлык, гаилә җылысы, бүләкләр, фотосессияләр көненә әйләнде. Хәйрия фонды парикмахерлар, стилистлар һәм визажистларны чакырды. Парикмахерлар прическа ясады, визажистлар әниләр һәм балалар киемнәрен аксессуарлар белән бизәделәр, шуннан соң алар тышкы яктан гына түгел, эчке яктан да үзгәрде – күзләрендә очкын барлыкка килде.
– Бу гаилә бәйрәмен кышкы салкыннардан соң әти-әниләрнең дә, балаларның да рухи халәтен күтәрү максатында оештырдык, – дип сөйләде үзәк җитәкчесе Эльвира Яковлева. – Фотокөн, уйлаганча, матур килеп чыкты. Яз – яңа планнар һәм өметләр вакыты. Матур киенәсең, кәефең күтәрелә. Бездә дә язгы кәеф «уянсын», чөнки ул вакытта тормышта яңа нәрсәләр өчен урын, идеяләр, теләгән уй-хыялларыңны тормышка ашырырга көч-куәт барлыкка килә.
Президент грантлары фонды тарафыннан хупланган «Әйдә, сөйләшик» проектында катнашучы хатын-кызлар аеруча актив булды – алар башка әниләрне районара «Гаилә» үзәге оештырган чараларга йөрергә өндәделәр.
– Безнең өчен бик күп эшләр башкаралар, гимнастика, кул эшләре, кулинария белән шөгыльләнәбез. Килегез, үкенмәссез! – диделәр алар үзәккә тәү тапкыр килгәннәргә.
Проект җитәкчеләре шөгыльләнүләр дәвам итәчәк, дип игълан иттеләр. Җиде ай дәвамында кием кисү һәм тегү, кулинария һәм физкультура буенча дәресләр үткәрелгән. Проектта катнашучылар яңа идеяләр белән таныштылар һәм аларны үз гаиләләрендә файдаландылар.
Сәламәт туклану күнекмәләре, искиткеч рецептлар, аш бүлмәләрендә үзләренә могҗиза иҗат итә, якыннарын сөендерә һәм шаккатыра белергә өйрәнделәр. Актив гимнастика күтәренке кәеф бүләк итте. Кул эшләре күнекмәләрен гаилә бюджетын саклап калырга һәм иҗатка чумарга, фантазияне уятырга ярдәм итте. Ә психолог ярдәме гаиләдә ата-аналарның үзара низагларын һәм проблемаларын чишүгә юнәлдерелгән иде. Сигез хатын-кыз массаж ясау курсы үткән. Гүзәл затлар проектта катнашып, җәмгыятьнең ярдәмен тойдылар. Пандемиягә бәйле чикләүләр кайбер планнарны үзгәртергә мәҗбүр итте. Кайвакыт дәресләргә азрак кеше килде, бу аңлашыла инде, кайчагында өйдә дә, эштә дә, балалар белән дә шөгыльләнү авыр, җитмәсә, үзенчәлекле балаң да булса.
– Планлаштырылган һәм шундый мәхәббәт белән әзерләнгән чаралар әниләр өчен шатлык булып торсын иде. Чишмә районында инвалид балалар тәрбияләүче 27 хатын-кыз проектта тулы хокуклы катнашучылар булды. Матди ярдәм күрсәтелде, шул исәптән 123 500 сумлык бүләкләр тапшырылды. Безгә һәрвакыт районның әйдәүче предприятиеләре – «Чишмә май экстракцияләү», «Чишмә шикәр заводы» һәм «Таврос» җәмгыятьләре җитәкчеләре финанс ярдәм күрсәтә, – дип өстәде Эльвира Роберт кызы.
Проект дәресләренә даими йөрүче әниләр канәгать калдылар һәм социаль челтәрләрдә рәхмәт сүзләре яздылар.
– Проектка мондый мөмкинлекләр биргән, безгә сарыф ителгән вакыт өчен рәхмәт. Чыннан да, дәресләргә йөрү бик җиңел һәм кызык булды, педагоглар, психологлар бик яхшы һәм җаваплы кешеләр. Әниләр һәм балаларга оештырылган бәйрәмнәр өчен дә рәхмәт! Бүләкләр өчен! Шатлык өчен! Балаларыбызның ихлас елмаюлары өчен дә рәхмәт, – дип язган Гүзәл Кусабкулова.
Зилә Сәламова да: «Үзенчәлекле балалар тәрбияләгән әни – хатын-кызларга сез дә гүзәл дип хәтерләтәсе килә. Күпләр бу хакта онытып, бала авыруы, аны тернәкләндерү, дәвалау, ягъни аның тормышы белән генә яши башлыйлар. «Әйдә, сөйләшик» проекты моңа иреште.