Чишмэ
-8 °С
Болытлы
Бөек Җиңүгә - 80 ел
Барлык яңалыклар
Гомуми мәкаләләр
6 март 2021, 13:11

Сәламәт елмаю сагында

Ел саен 6 мартта Халыкара стоматолог көне билгеләп үтелә.

Чишмә районында 10 стоматолог, биш теш табибы һәм дүрт теш технигы эшли, дип хәбәр иттеләр үзәк район дәваханәсендә.
– Безнең бөтен белгечләр дә категориягә ия, стоматология өлкәсендә стажлары зур. Алкин-2, Иске Муса һәм Шөнгәккүл авылларында урнашкан табиб амбулаторияләрендә стоматологлар эшли. Аларның икесе балаларга стоматология ярдәме күрсәтә, – дип билгеләде Чишмә үзәк район дәваханәсенең стоматология бүлеге мөдире Венера Мостафина.
Венера Кангаз кызы сүзләренә караганда, белгечләр дәвалау, хирургия һәм ортопедия ярдәме күрсәтәләр. Ә Алкин-2 урта мәктәбендә яңа «Взлетай» белем бирү проектының «Сәламәт елмаю» модуле буенча стоматология кабинеты ачылган. Шул проект кысаларында тагын бер кабинет, бу юлы Чишмә авылының 2нче урта мәктәбендә, ачу планлаштырыла.
Белгечләр арасында Чишмә районында «Земство докторы» программасы буенча эшләргә килүчеләр дә бар. Мәсәлән, Шөнгәккүл авылында ике ел инде Эльвина Дәүләтова эшли. Ә 2020 елда Ильяс Галин Чишмә үзәк район дәваханәсенә стоматолог-хирург булып эшкә урнашкан. Шунысы куанычлы, мондый белгечләр Чишмәдә биш ел үткәннән соң да эшкә калалар, мәсәлән, Айгөл Каспранова җиде ел эшли инде.
Белгечләр иртәнге 8дән кичке 8гә кадәр, ә шимбә көндезге 4кә кадәр пациентларны язылу буенча кабул итәләр, шулай ук ашыгыч ярдәм күрсәтәләр.
– Августта биредә эшләвемә 32 ел була. Мин Уфада медицина училищесын темамладым. Балачакта үземне табиб итеп күз алдыма китереп, курчакларга пластилиннан теш куя идем. Башта 20 елга якын балалар, хәзер өлкәннәр белән эшлим. Шуны да билгеләп үтәргә кирәк, безнең гаиләдә барысы да медиклар. Картәни фельдшер, әни шәфкать туташы, ә әти Чишмә районының судмедэксперты булып эшләде. Хәзер кызым да дүртенче буын табиб булды, ул терапевт, – дип сөйләде Чишмә үзәк район дәваханәсе теш табибы Татьяна Тихонова.
Белгечләр арасында бу өлкәдә 30 елдан артык эшләүчеләр дә бар. Мәсәлән, Анатолий Алексеевның яше 60тан узган инде, ул 40 елдан артык теш технигы булып эшли. Бүлек мөдире Венера Кангаз кызының да хезмәт стажы 35 ел, ә Ләлә Галләмованың стажы ике елга кимрәк. Шәфкать туташлары Рәмилә Зәйләлова 37 ел эшли, ә Зилә Мөсәлимова 34 елга якын хезмәт куя.
Читайте нас