Чишмэ
-14 °С
Болытлы
Бөек Җиңүгә - 80 ел
Барлык яңалыклар
Гомуми мәкаләләр
5 март 2021, 14:23

Гәзиттән башка тормыш юк

«Языл һәм бүләк от!» акциясендә катнашучыларга призлар тапшырыла

«Республика Башкортостан» Нәшрият йортыннан кар чистарту машинасы һәм электр самокаты Урал аръягына китте.
Башкортстанда республика һәм район басмаларына язылучыларга призлар тапшыру дәвам итә. Гыйнварда «БСТ» телеканалының «Сәлам» тапшыруында техника уйнатылды.
Кыш көне иң кирәкле призны – «Республика Башкортостан» Нәшрият йорты үз әбунәчеләре арасында уйнаткан кар чистарту техникасын Баймак районының Ишморза авылы фельдшеры Зилә Котлыгуҗина отты. Үз эшен яратып башкаручы һәм авылдашларына тәүлек әйләнәсенә ярдәм итәргә әзер торучы бу ханымны барысы да хөрмәт итә, шуңа күрә якташлары яраткан фельдшерларының уңышына шатланганнар.
– Мин район һәм «Йәшлек» гәзитләренә язылдым, – дип сөйләде бүләк откан ханым. – Тормышымны гәзит-журнал укудан башка күз алдына китерә алмыйм. Приз уйнатуда катнашу өчен квитанция җибәрдем дә ул турыда оныттым. Бүләк уйнату барышын күргән дусларым мине котлауларга күмделәр. Унынчы кеше шалтыратканнан соң гына миңа бәхет елмайганын аңладым. Чөнки карлы кышта бу техника минем өчен зур ярдәмче булачак! Әлеге бәйгене оештыручыларга рәхмәт!
Шул ук районның Әбҗәлил поселогында яшәүче Зөһрә Дәминдаровага да бәхет елмайган, ул электр самокатына ия булган. Ике басмага – район һәм республика гәзитләренә язылган. Туган көненә моңардан да яхшырак бүләкне күз алдына да китерә алмый!
Әбунәченең туган көнендә, 19 февральдә, аңа призны «Республика Башкортостан» Нәшрият йорты вәкиле Айнур Дәүләтбәков тапшырган.
– Без гомер буена гәзитләргә язылабыз, – дип тәэссоратлары белән уртаклашты Зөһрә Бәдретдин кызы. – Тормышыбызны гәзиттән башка күз алдына китерә алмыйм. «Абзелил» һәм «Оскон»ны гына түгел, «Йәшлек», «Шонкар»ны да укыйбыз. Элек 8–10 басмага языла идек, хәзер безгә өч гәзит кенә килә. Гәзит бәйгеләрендә, бүләк уйнатуларда һәрвакыт катнашырга тырышабыз. Үткән ел ахырында «Республика Башкортостан» Нәшрият йорты оештырган бүләк уйнатуда катнашырга булдым. Абонементларны җибәрдем, һәм менә күңелле мизгел – электр самокаты оттым!
Электр самокаты, һичшиксез, Дәминдаровларның оныкларына – Арслан, Айлинә, Эвелина, Искәндәр, Дияр һәм Бәхтияргә ярап куячак – алар картәниләре белән картәтиләренең иң зур шатлыгы.
Исегезгә төшерәбез, 2021 елның 1 февраленнән 2021 елның икенче яртысына язылу кампаниясе бара, бу чорда укучылар гәзит-журналларга 2021 елның беренче яртысындагы бәяләр – төшерелгән хаклар буенча языла алалар.
1 апрельдән төп әбунә кампаниясе башлана, ул 2021 елның 20 декабренә кадәр дәвам итәчәк; rbsmi.ru сайтында аны үткәрү вакыты, басмаларның исемлеге белән танышырга һәм теләсә кайсы вакытка язылырга мөмкин.
2021 елның икенче яртысына язылучылар өчен дә «Языл һәм бүләк от!» акциясе үткәреләчәк. «Чишмә»-«Родник плюс» һәм «Йәйгор» яки республика басмаларына язылыгыз һәм Нәшрият йортының әбунә акциясендә катнашыгыз, һәм киләсе бүләк уйнатуда нәкъ менә сезгә уңыш елмаерга ихтимал!
Читайте нас