Чишмэ
+1 °С
Ясно
Бөек Җиңүгә - 80 ел
Гомуми мәкаләләр
4 Марта 2021, 12:10

Бүләккә нәрсә бирергә?

Берничә көннән безне янәдән озайлы яллар көтә, кадерле дуслар. Бу юлы гүзәл затларны тәбрикләячәкбез. Кадерле, сөекле кешеләребез, якыннарыбыз нинди бүләк бирсәң сөенерләр икән? 8 Март көнне, бәйрәмчә кәефне бозмас өчен, нинди бүләк бирүдән сакланырга? Шул турыда сөйләшеп алыйк әле.

Ярый:
Искермәс классика. Бу төркемгә гүзәл затларга елның-елында бирелә торган чәчәк, кәнфит, хушбуй, язулы кружка һәм футболка ише бүләкләрне кертергә була. Беренче карашка гади, үзенчәлекле булмаган кебек тоелган бу бүләкләр чын күңелдән бирелгән очракта теләсә кайсы гүзәл затның күңеленә хуш килер.
Үз кулларың белән эшләнгән бүләкләр. Якыннарыгызны гади парафиннан ясалган шәм белән дә сөендерә аласыз. Әлеге вакытта интернет челтәрендә аларның ниндиләрен генә ясарга өйрәтмиләр! Уңган хуҗабикәләрне үзегез теккән таба тоткыч белән дә сөендерергә була.
Үзенчәлекле бүләкләр. Хәзер кибетләрдә шалтырап кына калмыйча, йокы бүлмәсен акрынлап яктыртучы уяткычлар сатыла. Мондый гаджет ярдәмендә йокыдан уянулары бик җиңел. Шуңа күрә гүзәл затлар бу бүләккә һичшиксез сөенәчәк. Душта яки мунчада тыңлау өчен чыгарылган махсус радио, наушниклар, кофе машинасы, өстәл уеннары да үзенчәлекле бүләк булырга мөмкин.
Хобби-бүләк. Рәсем төшерергә яратучылар – яхшы пумалага, спорт сөюче спорт кибетенә сертификатка, укырга яратучы электрон китапка сөенәчәк.
Хис-тойгы – иң зур бүләк. Якыныгыз яки сөйгәнегез нәрсә белән булса да мавыгамы? Алайса, нинди бүләк алыйм икән дип баш катырасы юк. Бәйрәмгә тегү, тырнак ясау, бизәнү серләренә өйрәтә торган курска, осталык классына язылу бүләк итсәгез дә була.
Ярамый:
Пычак, кайчы, сәгать, көзге, акча янчыгы ише әйберләрне ырым-шырымга ышанмаган гүзәл затка гына бүләк итәргә мөмкин. Аллергиясе булган кешегә чәчәк, хушбуй, йон эшләнмәләре бүләк итү куркыныч.
Спорт залына абонемент, кавыкны бетерүче шампунь, биттәге җитешсезлекләрне, бетчәләрне юк итүче крем кебек бүләкләрне дә дөрес аңламаулары бар. Беренче карашка кирәкле, гади әйберләр кебек. Шулай да хатын-кызның фантазиясе белән шаярмавың хәерле.
Кияүгә чыкмаган яшь кызга таба яки кәстрүл бүләк итү сәеррәк, шулай бит? Шау-шулы урыннарны яратмаган кешене төнге клубка чакыру да шундый ук тәэсир калдырачак.
Гүзәл затка исерткеч эчемлек бүләк итү дә матур күренеш түгел.
Өс киеме, косметика, аяк киеме кебек бүләкләрне үз зәвыгыңа таянып сайлау да уңышсыз тәмамланырга мөмкин. Бер кешегә ошаган әйбер икенче берәүнең күңеленә ятмаска да мөмкин. Бәйрәмгә нинди генә бүләк сайласагыз да, аны мәхәббәт һәм яхшы кәефкә төреп бирергә онытмагыз!
Чыганак: http://arskmedia.ru/news/rayon-yaalyklary/8-martka-nrs-blk-itrg-yaryy-m-yaramyy
Читайте нас