Г. Якупова, Росреестр идарәлегенең Башкортстан Республикасы буенча Благовар һәм Чишмә районнары буенча муниципальара бүлек начальнигы
1998 елның 31 гыйнварына кадәр, ягъни Күчемсез милеккә хокукларны дәүләттә теркәү ту-рындагы 122нче Федераль закон үз көченә кергән көнгә кадәр барлыкка килгән хокук элегрәк алынган хокук дип исәпләнә. Ул вакытта Башкортстан Республикасы территориясендә БТИ (Техник инвентарьлаштыру бюросы) һәм урындагы хакимиятләр (поселок һәм авыл Советлары) хокукны теркәүче органнар булды. Ягъни, әгәр сез үз торагыгызны 1998 елның 31 гыйнварына кадәр сатып, бүләк итеп алган, алмаштырган һәм төзегән булсагыз, БТИда яки авыл Советында тиешле тамга куелган очракта, хокукларыгыз юридик яктан гамәлдә дип таныла. Бу очракта билгеләнгән датага кадәр барлыкка килгән милек хокукы юридик яктан гамәлдә дип санала һәм аны мотлак тәртиптә теркәү мөһим түгел.
Милек хокукы башка кешегә күчүне теркәгән вакытта әлеге күчемсез милек объектына элегрәк алынган хокукны мотлак тәртиптә теркәү таләп ителә. Мәсәлән, күчемсез милекне сату-алу яки бүләк итү килешүен төзегәндә, сатучының яки бүләк итүченең хокукы теркәлмәгән очракта (Регпалатада яки Росреестрда хокукны дәүләт теркәвенә алу турында таныклык яки алынган хокукны теркәүне раслаучы өземтә булмаса) Күп функцияле үзәккә мөрәҗәгать иткәндә, үзең белән күчемсез милеккә барлык документлар булырга тиеш.
Күп функцияле үзәк хезмәткәре хокукның икенче кешегә күчүенә генә түгел, элегрәк теркәлгән хокукны дәүләттә теркәүгә да гариза яздыра, гариза белән бергә элегрәк алынган хокукларны раслаучы барлык документларны да тапшырырга кирәк. Сатучының яисә бүләк итүченең дәүләттә теркәү турындагы гаризасы һәм элегрәк алынган хокукы булуын раслаучы документлары булмаса, милек хокукының башка кешегә күчүен теркәүне туктату өчен нигез булып тора. Шулай ук күчемсез милекне ипотека килешүе буенча залогка яки арендага бирү күздә тотылса да, элегрәк алынган хокукны раслау мөһим.
Хокукны үз теләгең белән һәм вакытыннан алда теркәргә мөмкин, өстәвенә, 2021 елның гыйнварыннан барлык очракларда да күчемсез милек объектларына элегрәк алынган хокукларны теркәгәндә дәүләт пошлинасы түләргә кирәкми. Хокуклар һәм объектның үзе турында белешмәләр актуальләштереләчәк һәм Күчемсез милекнең бердәм дәүләт реестрына кертеләчәк, бу реестрдан күчемсез милек объекты һәм аңа хокуклар турында мәгълүмат алырга, хокук иясенең Шәхси кабинетында теркәлергә мөмкинлек бирәчәк, һәм аныкы булган объектлар турындагы барлык мәгълүмат әлеге Шәхси кабинетта күрсәтеләчәк, бу исә салымны ялгыш исәпләүгә юл куймый.
Эш шунда ки, дәүләт мәгълүмат системаларында үзара хезмәттәшлек вакытында туган көн, яисә фамилия, исем туры килү (адаш булу) аркасында техник хаталар булырга ихтимал һәм шуңа күрә ялгыш башка кешеләрнең мөлкәтенә салым исәпләнә ала.
Бердәм дәүләт реестрына элек барлыкка килгән хокуклар турында мәгълүмат кертү әлеге вакытта мошенниклардан саклауның яңа ысулы белән дә файдаланырга мөмкинлек бирә – законда хокук иясенең шәхси катнашлыгыннан башка хокук теркәлә алмау турында гариза бирү каралган. Моның белән бары тик Бердәм дәүләт реестрына мәгълүмат кертелгән милек-челәр генә файдалана ала. Шуңа күрә бу ысул белән файдалану өчен, тәүдә күчемсез милеккә электән үк хокук булу турында гариза язарга һәм аннан соң гына милеккә хокукы булган кеше катнашлыгыннан башка хокук теркәүнең мөмкин булмавы турында гариза бирергә кирәк.
Милекне дәүләттә теркәү органнары системасы 22 елдан артык эшли, әмма бүгенге көн-гә кадәр Күчемсез милекнең бердәм дәүләт реестрында дәүләттә теркәлгәнче барлыкка килгән хокуклар турында барлык мәгълүматлар да юк, шуңа күрә электән үк булган хокукны теркәү белән бәйле мәсьәләләр әле дә актуальлеген югалтмый.
Хокукларны дәүләттә теркәү өчен документларны теләсә кайсы Күп функцияле үзәккә тапшырырга мөмкин. Күп функцияле үзәккә килгәндә үзең белән паспорт һәм элегрәк алынган хокукны раслаучы документлар булырга тиеш. Теркәлгән хокукыгызны раслап, сезгә Бердәм дәүләт реестрыннан өземтә биреләчәк.