Чишмэ
+17 °С
Облачно
Бөек Җиңүгә - 80 ел
Тат
Рус
Гомуми мәкаләләр
2 Марта 2021, 07:30
Шартлы бурыч үтәлде
Чишмә районының ветеринария станциясендә муниципаль районның хайваннарны һәм үсемлекләрне саклау хезмәте белән берлектә тактик-махсус өйрәнүләр үтте.
Легендага ярашлы, районның ветеринария станциясенә шәхси хуҗалыкта котыру авыруы йоктырганга охшаган бер этнең үлүе турында мәгълүмат килә. Аның ни сәбәпле үлүен төгәл ачыклау максатында этнең гәүдәсен тикшерү һәм аны үләт базына илтү өчен бу урынга ветеринарлар җибәрелә. Этнең үләксәсе яндырыла, янып бетмәгән калдыклары ике метр тирәнлеккә күмелә, эт үлгән һәм күмелгән урыннар хлор известе белән дезинфекцияләнә. Ветеринар табиблар төркеме авыру табылган территориядә аның таралуына юл куймас өчен чаралар үткәрүгә керешәләр. Торак пунктта хакимият, поссовет вәкилләре, медицина хезмәткәрләре һәм Рәсәй кулланучылар күзәтчелеге составында комиссия төзелә.
Хайваннарны саклау хезмәтенең бер төркеме котыру чире таралу хәвефе булган торак пунктта терлекләргә вакцинация ясауга кереште, ә икенче төркем котыру авыруы учагы булган урынны йогышсызландырды.
Төркем командиры Бердәм дежур-диспетчерлык хезмәтенең 112 номеры буенча Чишмә муниципаль район хакимиятенә, БР буенча ветеринария идарәлегенә, Рәсәй авыл хуҗалыгы күзәтчелегенең БР буенча идарәлегенә, үзәк район дәваханәсенең баш табибына, Рәсәй кулланучылар күзәтчелегенә, күрше Дәүләкән, Благовар, Кушнарен, Уфа, Кырмыскалы районнарының ветеринария станцияләре начальникларына Чишмә районында котыру авыруы табылуы турында хәбәр итте.
Хайваннарны саклау хезмәтенең икенче төркеме шәхси ихатадагы хуҗалык корылмаларын йогышсызландырды.
Хайваннарда котыру авыруының күпләп таралуына чик кую буенча шартлы бурыч үтәлде.
Читайте нас
Редакцияне сайлау
Район кешеләре
29 Февраля 2024, 07:55
Олимпиада турындагы хатирәләр
Авыл хуҗалыгы
27 Февраля 2024, 05:56
Югары нәтиҗәгә өмет итеп
Район кешеләре
29 Февраля 2024, 07:55
Олимпиада турындагы хатирәләр
Төрлесеннән
22 Февраля 2024, 05:17
Туган телне белү мөһим
Новости партнеров
Фотобанк журналистов РБ
Рубрика "Еда и напитки"
Рубрика "Животные"