Чишмэ
-25 °С
Болытлы
Бөек Җиңүгә - 80 ел
Барлык яңалыклар
Гомуми мәкаләләр
2 март 2021, 19:35

Росгвардиячеләр колледж студентлары белән очрашты

Ведомстводан тыш сак бүлеге хезмәткәрләре Чишмә поселогында Башкорт агросәнәгать колледжы студентлары белән «Росгвардиягә хезмәт итәргә» дигән һөнәри юнәлеш бирүче очрашу үткәрделәр.

Наталья Трутнева, Росгвардиянең БР буенча идарәлегенең матбугат хезмәте
Чишмә районы буенча ведомстводан тыш сак бүлеге начальнигы, майор Азат Халиков әңгәмә барышында яшьләргә Росгвардия бүлекчәләрендә хезмәт итүнең үзенчәлекләре, шулай ук милли гвардия гаскәрләренең хәрби белем бирү оешмаларында укуның өстенлекләре турында сөйләде.
– Укучылар һәм студентлар белән һөнәри юнәлеш бирү эшенә һәрвакыт аерым игътибар бирәбез, чөнки бу яшьләрдә булачак һөнәрне аңлы рәвештә сайлауда, җәмгыять һәм дәүләтнең объектив ихтыяҗларына туры китереп әзерлек алып баруда ярдәм итә, – дип билгеләде ул.
Егетләр өчен пневматик винтовкадан ату буенча оештырылган ярыш очрашуның иң күңелле мизгеле булды, анда иң төз атучылар грамоталар белән бүләкләнде.
Чара ахырында колледж җитәкчеләре майор Азат Халиковка Рәхмәт хаты тапшырдылар. Студентлар кызыклы һәм фәһемле әңгәмә өчен хокук сакчыларына рәхмәт белдерделәр, һәм күбесе киләчәктә Росгвардия сафларын тулыландырырга теләк белдерде.
Читайте нас