Чишмэ
-15 °С
Болытлы
Бөек Җиңүгә - 80 ел
Барлык яңалыклар
Гомуми мәкаләләр
2 март 2021, 13:31

Элемтә сыйфаты яхшыра

Элемтә, мәгълүмати технологияләр һәм киңкүләм коммуникацияләр өлкәсендә күзәтчелек буенча федераль хезмәт мәгълүматларына караганда, былтыр республикада гамәлдә булган радио һәм электроника чаралары саны 14%ка арткан.

– 2020 елда Башкортстан Республикасында мобиль элемтә операторлары челтәрләренең артуы буенча уңай динамика күзәтелде. Гамәлдәге радио һәм электроника чаралары 14,917 меңгә кадәр артты. Бу, 2019 ел белән чагыштырганда, 3,053 меңгә күбрәк. Элемтә сыйфатын яхшырту – төбәктәге уңайлы яшәү шартларының берсе. Бу республика Хөкүмәтенең өстенлекле мәсьәләләрнең берсе, – дип белдерде Башкортстанның дәүләт идарә итү үсеше министры Геннадий Разумикин.
Министр белдерүенчә, операторлар дүртенче буын мобиль элемтә челтәрләрен аеруча арттыра. 2020 елның тугыз аенда 1,983 станция теркәлгән. GSM һәм 2G стандартларындагы радио һәм электроника чаралары үсеше 500 данә тәшкил иткән.
Моңа кадәр моның өчен тәгаенләнмәгән урыннарда баганаларның барлыкка килүе эшкуарлык ачарга һәм эш алып барырга мөмкинлек бирә. Шул рәвешле республикада яшәүчеләрнең тормышын уңайлырак итәчәк. Бу исә Рәсәй Президенты Владимир Путинның май указларына ярашлы барлыкка килгән «Демография» гомумдәүләт проекты максатларының берсе.
Чыганак: «Башкортостан» гәзите
Фото: Zen.yandex.ru
Читайте нас