Чишмэ
-15 °С
Болытлы
Бөек Җиңүгә - 80 ел
Барлык яңалыклар
Гомуми мәкаләләр
28 февраль 2021, 16:32

Батырлык һәм кыюлык бәйрәме

Сишәмбе, 23 февральдә, чишмәлеләр Ватанны саклаучылар көнен билгеләп үттеләр.

Бу көнне, гадәттәгечә, Алкин-2 авылында урнашкан 12нче Кызыл Байраклы Кенигсберг-Городокский аерым гвардия инженерлар бригадасында Ватанны саклаучылар көненә багышланган тантаналы митинг булды.
Иртәнге 9да төз гәүдәле хәрби хезмәткәрләр, контракт буенча хезмәт итүче солдатлар һәм күптән түгел армиягә алынган егетләр сафка тезелеп бастылар.
– Бүген без Ватанны саклаучылар көнен бәйрәм итәбез, элек ул Совет Армиясе һәм Хәрби-Диңгез Флоты көне буларак билгеләп үтелә иде. Бу чын ир-егетләр бәйрәме. Әлбәттә, бу көнне барыгызга да бәхет, хәрби һәм сәяси әзерлектә уңышлар телисе килә, – дигән сүзләр белән чараны ачып җибәрде хәрби часть командиры, полковник Сергей Порохня.
Хезмәттә аерылып торган офицерлар һәм солдатлар Мактау грамоталары белән бүләкләнде.
Чараның хөрмәтле кунаклары – Чишмә районы хакимияте башлыгы Ришат Мансуров һәм муниципаль район Советы рәисе Хәлил Бикмәев тарафыннан да котлау сүзләре яңгырады.
– Бүген без Бөек Ватан сугышы елларында гына түгел, Төньяк Кавказда, Әфганстанда, Сириядәге хәрби низагларда намус белән хезмәт иткән якташларыбызның батырлыкларын да искә алабыз. Бүген сезгә ныклы сәламәтлек, иминлек, арытаба да намус белән Ватаныбыз сагында торуыгызны телим, – дип мөрәҗәгать итте бригада яугирләренә Ришат Әнис улы.
Ватанны саклаучылар көненә багышланган чара Мәңгелек ут янына чәчәкләр салу белән тәмамланды.
Чишмә поселогында шулай ук Бөек Ватан сугышы елларында һәлак булган якташларыбыз хөрмәтенә куелган мемориалга чәчәкләр салу тантанасы үтте.
Район җитәкчеләре, район Советы депутатлары, район хакимияте, Чишмә районы хәрби комиссариаты, район ветераннары советы, Әфганстан ветераннары советы, Чишмә районы предприятиеләре һәм оешмалары вәкилләре һәлак булган солдатларны һәм офицерларны бер минут тын торып искә алдылар.
«Юность» кинотеатрында бу көнне бәйрәм концерты һәм якташларыбызның хезмәт итүе турында видеофильм күрсәтелде.
Бу көнне фронтовик Ришат Акбәтовны да бәйрәм белән котладылар. Ул кунакларны бәйрәмчә киенеп, орденнар тагып каршы алды.
Чишмә районы хәрби комиссары Илфир Сәлимгәрәев, ветераннар советы рәисе Радик Әхмәдиев һәм 12нче гвардия инженерлар бригадасы командирының тәрбия эше буенча урынбасары Андрей Рикунов Ришат Акбәтовны тәбрик итеп бүләкләр тапшырдылар.
– Без сезнең кебек фидакарьлек һәм батырлык үрнәге булган кешеләр белән горурланабыз. Һәм Бөек Ватан сугышында катнашкан кадерле ветераннарыбызның батырлыгын һәрвакыт солдатларыбызга үрнәк итеп куябыз, – дип билгеләп үтте Андрей Андреевич.
Ришат Гыйниатулла улы үзе дә аларны Ватанны саклаучылар көне белән котлады, килгән кунакларга гына түгел, ә барлык чишмәлеләргә ныклы сәламәтлек һәм тыныч күк йөзе теләде.
Читайте нас