Чишмэ
0 °С
Болытлы
Бөек Җиңүгә - 80 ел
Тат
Рус
Барлык яңалыклар
Гомуми мәкаләләр
27 февраль 2021, 21:38
Банкларда һәм кибетләрдә битлек кияргә онытма
Чишмә районында, республиканың башка районнарындагы кебек, коронавирус инфекциясе таралган чорда санитар-эпидемиологик таләпләр үтәлүен тикшерү буенча эш дәвам итә.
Аерып әйткәндә, эчке эшләр органнары һәм муниципалитетлар хезмәткәрләре коронавирус инфекциясе таралуга юл куймас өчен рейдлар үткәрә.
Район гәзите хәбәрчесе дә патруль-пост хезмәте белән берлектә шундый бер рейдта катнашты. Сәүдә үзәкләрен, кибетләрне һәм халык күп йөргән башка урыннарны тикшерү барышында битлек режимын бозучылар ачыкланмады.
– Урамда битлек кию режимы мәҗбүри булмаса да, кешеләр күп йөргән биналарда аны кию мөһим, – диде полиция сержанты Александр Шекунов.
Аның сүзләренә караганда, сәүдә үзәкләре, кибетләр, банк бүлекләре, күп функцияле үзәк, җәмәгать транспорты, шул исәптән төнге 12дән соң эшләүче туклану һәм сәүдә пунктлары һәм чишмәлеләр күпләп җыела торган башка урыннар тикшерелә.
– Без, патруль-пост хезмәткәрләре, көн саен ике сменада рейдка чыгабыз: бер төркем 10нан 19 сәгатькә, ә икенчесе кичке 7дән иртәнге 4кә кадәр эшли. Элек чишмәлеләр битлек кию режимына бик җаваплы карамасалар да (ул вакытта штрафлар да күп салынды), хәзер исә битлек киеп йөриләр. Әлеге рейдларның максаты – мондый хокук бозуларга юл куймау гына түгел, ә санитар-эпидемиологик чараларны үтәү зарурлыгы турында кисәтү дә, – диде полиция сержанты Илдар Нугаев.
Полиция хезмәткәрләре битлек режимын бозучылар белән әңгәмә үткәрәләр, җәмәгать урыннарында битлек киюнең һәм социаль дистанция саклауның ни өчен мөһим булуы турында аңлаталар. Шуны да билгеләп үтәргә кирәк, гражданин битлек режимын беренче тапкыр бозса, аңа карата РФ Административ хокук бозулар турындагы кодексның 20.6.1 маддәсе буенча административ беркетмә төзелә. Әмма режимны кабаттан бозган очракта «Гадәттән тыш хәлләрдә кагыйдәләрне үтәмәү» 20.6.2 маддәсе буенча беркетмә төзелә.
Рәсәй Эчке эшләр министрлыгының Чишмә районы буенча бүлеге мәгълүматларына караганда, агымдагы елда РФ Административ хокук бозулар турындагы кодексның 20.6.1 маддәсе буенча, ягъни җәмәгать урыннарында битлексез һәм перчаткасыз йөргән өчен 204 административ беркетмә төзелгән, Чишмә район суды әлеге беркетмәләр буенча штраф салган һәм кисәтү ясаган.
Читайте нас
Редакцияне сайлау
Район кешеләре
29 февраль 2024, 12:55
Олимпиада турындагы хатирәләр
Авыл хуҗалыгы
27 февраль 2024, 10:56
Югары нәтиҗәгә өмет итеп
Район кешеләре
29 февраль 2024, 12:55
Олимпиада турындагы хатирәләр
Төрлесеннән
22 февраль 2024, 10:17
Туган телне белү мөһим
Новости партнеров
Фотобанк журналистов РБ
Рубрика "Еда и напитки"
Рубрика "Животные"