Чишмэ
-3 °С
Болытлы
Бөек Җиңүгә - 80 ел
Тат
Рус
Барлык яңалыклар
Гомуми мәкаләләр
26 февраль 2021, 17:38
Тормыш иптәше һәм тәүге укучысы
23 февральдә Мостай Кәримнең тормыш иптәше, рухландыручысы һәм иҗат иткән әсәрләрен беренче булып укучы Рауза Суфьян кызы Кәримовага 100 яшь тулган булыр иде.
Рауза (Роза) 1921 елның 23 февралендә Башкортстанның хәзерге Кушнарен районы Бакай авылында дөньяга килә. Ике еллык укытучылар институтын тәмамлагач Ярмәкәй районының Рәтамак авылына юллама ала, әмма анда уку елының беренче яртысында гына эшли, чөнки 1942 елның 10 гыйнварында беренче балалары Илгиз туа.
– Без бай яшәмәдек, әнигә хәреф басарга өйрәнергә туры килде, балачактан ук өйдә язу машинкасы тукылдавы истә калган: әти әйтеп тора, әни баса. Әти белән әни яшь чактан ук фикердәшләр булдылар, әни күп укыды, ул өйгә яңадан-яңа китаплар алып кайта иде. Мәсәлән, аның Г. Маркесның «Йөз ел ялгызлык» романын беренче булып укып, бу турыда әтигә сөйләвен хәтерлим, «Озын-озак балачак...» повестен язу идеясе шуннан соң туды. Әти аның интуициясе үсеш алуын белеп, әни белән еш кына чираттагы пьесада яки повестьта сюжет борылышы турында фикер алыша, әмма барлык иҗади карарларны үзаллы кабул итә иде, – дип хәтергә ала ул елларны сугыштан соң туган кече кызлары Әлфия.
Мостай Кәрим кая да булса киткәндә, алар көн саен шалтыратышалар һәм Рауза аңа Уфада, республикада, әдәбиятта булган вакыйгалар турында сөйли. Хәтта ул Рәсәй Язучылар берлеге яки РСФСР Югары Советы эшләре буенча киткәндә дә йортында язучының дусларын һәм фикердәшләрен кабул итә.
Кәримовлар әниләренең авыр вакытларда үзен гел кулга алып, «Нык булыйк!» дигәнен искә алалар.
Рауза Кәримова 2002 елның декабрендә вафат була. Ул Уфада мөселман зиратында җирләнгән.
Читайте нас
Редакцияне сайлау
Район кешеләре
29 февраль 2024, 12:55
Олимпиада турындагы хатирәләр
Авыл хуҗалыгы
27 февраль 2024, 10:56
Югары нәтиҗәгә өмет итеп
Район кешеләре
29 февраль 2024, 12:55
Олимпиада турындагы хатирәләр
Төрлесеннән
22 февраль 2024, 10:17
Туган телне белү мөһим
Новости партнеров
Фотобанк журналистов РБ
Рубрика "Еда и напитки"
Рубрика "Животные"