Чишмэ
-12 °С
Болытлы
Бөек Җиңүгә - 80 ел
Барлык яңалыклар
Гомуми мәкаләләр
25 февраль 2021, 13:35

Башкортстанда яшәүчеләр җир мәсьәләләрен интернет аша хәл итә ала

Җир һәм милек мөнәсәбәтләре министрлыгы экспертлары белән берлектә, ничек чиратларда интекмәскә һәм заманча технологияләр ярдәмендә тормышны җиңеләйтергә мөмкин булуы турында бәян итәбез.

Яңалыкның асылы нидә?
Республикада яшәүчеләргә электрон төрдә җир һәм милеккә кагылышлы 17 яңа дәүләт хезмәте күрсәтелә башлады. Ягъни өйдән чыкмыйча, интернет аша гына. Бу бик уңайлы – моннан ары калын документлар пакеты җыярга, урындагы хакимияткә барырга һәм аннары айлар буе җавап көтәргә кирәкми.
Менә ни өчен бу отышлы:
– Документларның тулылыгын компьютер тикшерә. Кирәкле документлар югалмый, икенчесе белән буталмый, машинага кем кемнең туганы булуы барыбер – ул гадел һәм пунктуаль. Шуңа күрә «кеше факторы» һәм «шәхси мөнәсәбәтләр» тулысынча юкка чыгарыла, ә формаль билгеләр буенча баш тартулар саны сизелерлек кими.
– Компьютер көн-төн эшли, аңа төшке ашка туктау, тамак ялгау һәм биш минутка чәй эчүләр кирәк түгел. Шуңа күрә гаризаларны карау вакыты якынча сигез көнгә кыскарды (һәр төр хезмәтнең үз вакыты бар).
– Беркая да барырга кирәкми, барлык мәсьәләләр дә дистанцион рәвештә хәл ителә. Мәсәлән, сез Уфада булганда, интернет яки үзегезгә якын Күп функцияле үзәк аша Урал аръягындагы участокка заявка бирә аласыз.
Элек һәр шәһәр һәм районда мондый участокларны бүлүнең үз кагыйдәләре бар иде: документлар исемлеге дә, сроклары да аерылды. Меңләгән гади кеше еллар дәвамында, тагын нинди белешмә алып килергә кирәклеген һәм нинди нигездә баш тартуларын аңламыйча, кирәкле участокларын ала алмыйча иза чикте. Узган ел ахырында Дәүләт җыелышы – Корылтай депутатлары Җир турындагы законга төзәтмәләр кабул итте, аның белән барлык кешеләр өчен дә уртак һәм мөмкин кадәр кыска документлар исемлеге расланды. Алардан артыкны таләп итәргә ярамый. Ягъни кешеләр гадел һәм аңлаешлы кагыйдәләргә, гади, үтә күренмәле һәм бөтен төбәк өчен бердәм процедурага ия булды!
Нинди хезмәтләр алырга мөмкин?
Әлегә кешеләр өчен – 17 һәм бизнес өчен 16 хезмәт төре каралган. Алар арасында иң популярлары:
Торгларсыз җир участогын арендага алу.
Участокны бушлай файдалануга алу.
Участокны даими файдалануга алу.
Җир участогын бер категориядән икенчегә күчерү.
Шәхси торак, бакча, ферма төзү өчен участок алу.
Бизнесмен соңгы берничә елда арендалаган дәүләт милкен сатып алу.
Җирдән яки җир участокларыннан файдалануга рөхсәт алу.
Ел ахырына кадәр тагын тугыз төр хезмәт өстәләчәк, алар арасында:
җир участогы урынына акчалата компенсация алу;
милекченең яки кулланучының җир асты байлыкларын эшкәртүгә ризалыгы;
җир участокларын һәм дәүләт милкен арендалау килешүләрен исәпләү буенча чагыштыру актларын әзерләү.
Хезмәтләрнең тулы исемлеге белән gosuslugi.bashkortostan.ru сайтында танышырга мөмкин – «Порталда популяр» бүлегендә «Җир»не сайлагыз. Шунда ук «Гражданнар өчен» һәм «Бизнес өчен» вкладкаларын аралаштырып карарга мөмкин. Министрлыкның алдагы елларга планнарында – «җир»гә кагылышлы барлык дәүләт хезмәтләрен онлайнга күчерү. Мәсәлән, «Арендаторның шәхси кабинеты»н ачарга, анда килешүләр һәм башка документлар буенча мәгълүмат алырга, исәпләрне түләргә һәм башка хезмәтләр мөмкин булачак.
Игътибар! Яңалыклар республика карамагында булган һәм «милек хокуклары чикләнмәгән» җирләргә генә кагыла. Бу – анык беркемнеке дә булмаган дәүләт участоклары. Республикада мондый җирләр бик күп – бөтен территориянең өчтән бер өлеше диярлек, ягъни урман булмаган җирләрнең 90 проценты. Бу муниципалитетлар милкенә һәм шәхси участокларга кагылмый.
Бу хезмәтләрдән ничек файдаланырга?
1нче адым. Башкортстан Республикасының gosuslugi.bashkortostan.ru/ дәүләт һәм муниципаль хезмәтләр порталына керәбез, югарыда уң почмактагы «Шәхси кабинет» төймәсенә басабыз, «Дәүләт хезмәтләре»ндә исәп язылуы аша теркәләбез. Истә тотыгыз: сезнең расланган аккаунтыгыз булырга тиеш.
2нче адым. «Җир» бүлегенә керәбез, сезгә кирәкле хезмәтне сайлыйбыз, барлык кырларны тутырабыз, кирәкле документларны беркетәбез. Барысы да әзер!
3нче адым. Барысы да әзер булганнан соң, сезнең шәхси кабинетка белешмә киләчәк. Шунда ук кәгазьләрнең оригиналын кайдан алырга икәнлеге язылачак.
СОРАУ-ҖАВАП
Гаризаны интернет аша түгел, ә шәхсән язарга мөмкинме?
Әлбәттә, мөмкин. Онлайн гариза бирү – бу бурыч түгел, ә өстәмә мөмкинлек. Сез документларыгызны түбәндәге хезмәтләргә китерә аласыз:
Сезнең өчен уңайлы булган Күп функцияле үзәк офисына.
Җир һәм милек мөнәсәбәтләре министрлыгының урындагы идарәсе аша. Алар барлык шәһәр һәм районнарда эшли.
ӘЙТКӘНДӘЙ
Тагын нинди хезмәтләрне онлайн алырга була?
Башкортстан Республикасының дәүләт һәм муниципаль хезмәтләр порталында шулай ук түбәндәге хезмәтләрне алырга мөмкин:
Баланы мәктәпкә һәм балалар бакчасына яздырырга.
Капиталь төзелешкә рөхсәт алырга.
Торакка мохтаҗлар исәбенә басарга.
Фатирны хосусыйлаштырырга.
Торак булмаган бинаны торак фондына яки киресенчә күчерергә.
Планировканы үзгәртүне килештерергә.
Югары технологияле медицина ярдәменә юллама алырга.
Җиргә хокукны раслаучы архив документлары күчермәсен алырга.
Һәм башкалар.
Читайте нас