Чишмэ
-8 °С
Болытлы
Бөек Җиңүгә - 80 ел
Тат
Рус
Барлык яңалыклар
Гомуми мәкаләләр
23 февраль 2021, 14:56
Планда – университетта белем алу һәм эшләү
Чишмә егете Денис Хисаметдинов хәрби хезмәттән 2020 елның ноябрендә кайткан. Ул армиядә булган вакыттагы тәэссоратлары белән уртаклашты.
– Колледжда диплом яклаганнан соң повестка килде. Намуслы гражданин буларак, Ватан алдындагы бурычымны үтәргә тиеш идем, аннары хәрби хезмәттән кайткач яхшы эшкә урнашырга да мөмкинлек булачак, дип уйладым. Шуны билгеләп үтәргә кирәк, армиядә санитар-эпидемиологик таләпләр катгый үтәлә, мотлак рәвештә битлек киеп йөрергә кирәк. Катгый тәртипкә өйрәнеп киткәнче бераз кыенрак булды. Хәрби частьта хезмәт итүчеләр аз булу сәбәпле (барлыгы 100 солдат), нарядка еш йөрдек. Мин күпчелек КППда (контроль-үткәрү пункты шулай дип атала) тордым, аннан махсус пропусклар буенча гына үтәргә мөмкин. Анда яхшы хәтер кирәк, чөнки КПП аша үтеп йөрүчеләрнең йөзен истә калдыру мөһим. Частьта хезмәт итүче егетләр белән тиз дуслаштык. Атарга, дәресләргә йөрдек, устав ятладык, чөнки бездән аны теләсә кайсы вакытта сорарга мөмкиннәр иде. Хәзер аны яттан беләм, төн уртасында уятып сорасалар да, барлык сорауларга тотлыкмыйча җавап бирә алам.
Армиядә төрле хәлләр булды. Бервакыт хезмәттәшем КППда кизү торганда пропусксыз керергә уйлаган бер майорны туктаткан.
Майор кызып киткән, тик берни дә эшли алмаган, тәртип шундый. Дөрес, хезмәттәшемә соңыннан эләкте эләгүен: майор үзен танып пропусксыз гына кертеп җибәрүләренә күнеккән булган, ә бу юлы принципиаль солдатка туры килгән – аның я майорны электән күргәне булмаган, я тиешле тәртип буенча эш итәргә уйлаган. Армиядә менә шулай да булгалый.
Хәрби хезмәттән кайтканда мине гаиләм каршы алды. Барыннан да бигрәк әнием шатлангандыр. Хезмәттәшләр белән элемтәне өзмим, аралашып торабыз. Хәзер университетта укырга, шул ук вакытта эшләргә планлаштырам.
Читайте нас
Редакцияне сайлау
Район кешеләре
29 февраль 2024, 12:55
Олимпиада турындагы хатирәләр
Авыл хуҗалыгы
27 февраль 2024, 10:56
Югары нәтиҗәгә өмет итеп
Район кешеләре
29 февраль 2024, 12:55
Олимпиада турындагы хатирәләр
Төрлесеннән
22 февраль 2024, 10:17
Туган телне белү мөһим
Новости партнеров
Фотобанк журналистов РБ
Рубрика "Еда и напитки"
Рубрика "Животные"