Рәсәй тарихында халкыбыз күңеленнән мәңге җуелмас бәйрәмнәр бар. Шуларның берсе – 23 февраль – Ватанны саклаучылар көне дип атала.
Әлеге бәйрәм 1922 елның 23 февраленнән РСФСРда Кызыл армия һәм флоты көне буларак билгеләнә башлый. 1946 елдан 1993 елга кадәр без аны яратып, үз итеп Совет армиясе һәм Хәрби-диңгез флоты көне дип йөртә идек. СССР таркалганнан соң әлеге бәйрәм Ватанны саклаучылар көне буларак билгеләнә һәм 2002 елдан бирле бу көн ял көне санала.