– Әлеге вакытта Рәсәй Федерациясенең Кораллы көчләр сафларында илебезнең төрле төбәкләрендә 200дән артык егетебез хезмәт итә. Шуны да билгеләп үтәргә кирәк, якташларыбыз турында яхшы хәбәрләр генә ишетелә, лаеклы хезмәт итәләр, алар адресына шикаятьләр һәм шелтәләр юк.
Бу мәгариф учреждениеләрендә яшьләргә хәрби-патриотик тәрбия бирү турында сөйли. Чөнки хәзер районның һәр мәктәбендә дүртенче сыйныфтан башлап Рәсәйнең «Юнармия» балалар-үсмерләр хәрәкәтендә катнашучылар бар. Бу барлыгы 200дән артык укучы.
Призывник көнендә балалар өчен хәрби частьларга экскурсияләр үткәрелә, анда алар хәрбиләр белән очрашып сөйләшәләр, техника һәм кораллар, ягъни солдатларның көнкүреше һәм көндәлек тормышы белән танышалар. Егетләргә тантаналы шартларда Рәсәй Федерациясе Кораллы көчләре сафларына хәрби хезмәткә чакыру кәгазе тапшырыла, – диде Илфир Рәгыйд улы.
– Пандемия гражданнарны хәрби хезмәткә чакыруга ничек тәэсир итте?
– Хәзер хәрби хезмәткә чакыру чорында беренчедән, социаль дистанцияне үтәү өчен комиссия утырышына 20 кеше генә чакырабыз. Әлбәттә, битлек кию режимын үтәү, температураны үлчәү һәм кулларны антисептик чаралар белән эшкәртү, бинаны, җиһазларны зарарсызландыру мәҗбүри. Республика җыелу пунктына киткәнче өч-дүрт көн алдан егетләрнең сәламәтлеген табиб тикшерә, температураларын үлчи, шулай ук коронавирус инфекциясен ачыклау өчен тест тапшырыла, битлекләр һәм перчаткалар бирелә. Боларның барысы да Чишмә үзәк район дәваханәсе белән берлектә эшләнә. Җыелу пунктына баргач та һәр призывник кан тапшыра, шулай ук антитәнчекләр булуы тикшерелә.
– Егетләрнең Һава-десант, Хәрби-диңгез флоты кебек элита гаскәрләрдә хезмәт итәргә хыяллануы сер түгел. Ә безнең егетләр ешрак кайда хезмәт итә?
– Шуны билгеләп үтик, алар гаскәрләргә сәламәтлек торышы буенча алына. Хәрби хезмәткә чакырылган егетнең исәнлеге булса, ул үзе теләгән урында хезмәт итә ала, ул вакытта без, әлбәттә, аңа ярдәм итәргә тырышабыз. Егетләребезнең күбесе Коры җир гаскәрләрендә хезмәт итә, югары һәм урта хәрби уку йортларына да сайлап алабыз, анда алар хәрби белем ала. Безнең егетләр һәм кызлар күп кенә дәрәҗәле хәрби уку йортларында укый. Мәктәпне тәмамлаганда алар бердәм дәүләт имтиханнары, шулай ук физик әзерлек буенча имтихан тапшыралар, аннан соң хәрби һөнәргә яраклылык буенча психологик тест үткәннән соң әлеге уку йортларына кабул ителәләр. Әйтергә кирәк, хәрби карьера сайлаучы кызлар да бар: бер якташыбыз Санкт-Петербургта Хәрби-медицина академиясендә, ә икенчесе шул ук шәһәрдә Хәрби элемтә академиясендә укый. Гади уку йортларында укыту тулысынча әти-әни җилкәсенә төшсә, хәрби уку йортында исә уку, ашау һәм тулай торакта яшәү өчен түләү турында уйларга кирәкми – алар боларның барысы белән дә бушлай тәэмин ителә. Уку йортын тәмамлаучылар юллама буенча эш урынына җибәрелә. Урта яки югары белеме булган егетләрнең күбесе укыган вакытта һәм укуын тәмамлаганнан соң биш ел хәрби частьта эшләп лаеклы хезмәт хакы алу турында Оборона министрлыгы белән контракт төзи.
Шуңа күрә мәктәпне тәмамлаучы егетләргә генә түгел, кызларга да киләчәктә хәрби уку йортында белем алу һәм хәрби хезмәткәр, офицер сыйфатында карьераңны үстерү мөмкинлеге бар.