Дүшәмбе көнне төбәк Хөкүмәтендә үткән атналык оператив киңәшмәдә Башкортстан Башлыгы Радий Хәбиров шул турыда фикерен белдерде.
– Әлеге вакытта без мөһим фәнни проект – зур университет булдыру алдында торабыз.
Бу юнәлештә эш алып барабыз. Зур югары уку йорты төземәсәк һәм БДУ белән УДАТУ көчләрен берләштермәсәк, конкурентлы көрәштән төшеп калачакбыз һәм башкача аны хәл итү мөмкинлеге булмаячак, – дип аңлатты Хәбиров.
Ул иң катлаулы карарларны үз өстемә алам дип белдерде, берләшү тәкъдименә каршы төшүчеләрне «тар маңгайлылар» дип атады, провокация белән шөгыльләнүдә гаепләде.
Ике вузны берләштерү турындагы мәгълүмат гыйнвар ахырында билгеле булды һәм фикер алышулар дулкынын тудырды. Бу яңалыкның тарафдарлары да, каршы килүчеләр дә табылды. Әлеге вакытта университетларны үзгәртеп коруның ничек узачагы һәм моның өчен күпме вакыт кирәк булачагы билгеле түгел.
Фәнни җәмәгатьчелек белән үткән бер очрашуда төбәк Башлыгы Радий Хәбиров Башкортстанда көчле фәнни-белем бирү комплекслары, федераль университетлар урнашуын билгеләп үткән иде.
– Кайбер югары уку йортларының, аерым алганда, Башкорт дәүләт университеты һәм Уфа дәүләт авиация техник университеты көчен бер-ләштерү турында уйларга вакыт җитте, уку йортларын берләштергән вакытта аларның үзләренә генә хас сыйфатлары сакланып калачак, ул тагын да көчлерәк булачак. Стереотипларны сындырганда гына яңа казанышларга ирешү мөмкин, – дип ассызыклады төбәк җитәкчесе.
УДАТУ ректоры Сергей Новиков һәм БашДУ ректоры Николай Морозкин да университетларны берләштерүне хуплады.
Сергей Новиков билгеләп үткәнчә, авиация университетында югары уку йортын үзгәртү идеясе күптән бар. УДАТУ Башкорт дәүләт университеты белән хезмәттәшлекне җайга салган.
– Башкорт дәүләт университеты белән берләшү, чынлап та, кызыклы фикер, кызыклы идея дип исәплим. Ләкин берләшү һәм яңа ресурслар, төрле конкурсларда җиңү яулау максатында бергә бару өчен үзебезнең нинди йомшак һәм көчле якларыбыз булуын аңларга тиешбез, – дип Сергей Новиковның сүзләрен хәбәр итә «Башинформ».
Төбәктәге югары уку йортларына Мәскәү вузлары белән көндәшлек итү авыр, һәм сизелерлек нәтиҗәләргә ирешү катлаулырак. Фәнни, кадрлар потенциалын берләштерү позицияне ныгытырга ярдәм итәчәк, дип билгеләп үтте ул.
Башкортстан Республикасыннан сенатор, Федерация Советының фән, мәгариф һәм мәдәният буенча комитеты рәисе Лилия Гомәрова сүзләренә караганда, югары уку йортлары позицияләрен көчәйтү федераль программаларда катнашу өчен яңа мөмкинлекләр ачарга ярдәм итәчәк.