Ул миңа үзенең яз турында иҗат иткән шигыреннән бер өзек укып күрсәтте.
Кыз икенче сыйныфта укыганда ук шигырьләр яза башлаган. Ул шигърияткә гашыйк, танылган шагыйрьләрнең, бигрәк тә Александр Сергеевич Пушкинның әсәрләрен яратып укый.
Марина әтисе, әнисе һәм дүрт яшьлек сеңлесе Мирослава белән Чишмә поселогында яши. Әтисе, Александр Юрьевич, судта эшли, ә әнисе, Олеся Махасимовна – эколог. Алар Маринаның иҗатка омтылышын һәрьяклап хупларга тырыша.
– Мин табигатем буенча бик хисчән кеше. Шигырьләрне кәефемә карап, парта артында утырганда да, урамда йөргәндә дә яза алам. Элек мин табышмаклар, дүртьюллык кыска шигырьләр яза идем, ә хәзер күләмле шигырьләр иҗат итә башладым. Минем картәнием дә шигырь язарга оста булган. Ул хәтта әтиемдә дә шигъриятькә карата мәхәббәт уятырга тырышкан, – дип елмаеп сөйләде Марина.
Ул Чишмә сәнгать мәктәбенең художество бүлегендә белем ала.
– Марина дәресләргә бик җаваплы карый. Кайвакыт дәрескә килгәндә күрәм, ул инде әллә кайчан килгән, мине ишек янында көтеп тора. Күрәсең, тизрәк мольберт янына утырасы киләдер. Кайчагында шигырьләрен безгә дә сөйләп ишеттерүен сорыйбыз, – ди художество бүлеге җитәкчесе Федаил Хәбибуллин.
– Әнидән сәнгать мәктәбендә укыйм әле, дип озак сорадым, монда дәресләргә йөри башлавыма быел ике ел була. Барыннан да бигрәк каләм белән рәсем ясау ошый. Бер хыялым да бар – шәхсән сәнгать мәктәбемне ачарга телим. Шигырь язуымны да ташламыйм, әлбәттә, киләчәктә дә язармын, – дип сөйләде ул үзенең хыялы турында.
Баланың иҗат белән шөгыльләнергә омтылышы булса, бик яхшы – аның сәләтен һәрьяклап үстерергә кирәк. Һәм аның шагыйрь, рәссам, яки инженер булуы мөһим түгел. Аның каравы, ул матурлыкны бәяли белергә өйрәнәчәк һәм киләчәктә ул үз эшен күңел биреп башкарачак.