Чишмэ
-3 °С
Болытлы
Бөек Җиңүгә - 80 ел
Барлык яңалыклар
Гомуми мәкаләләр
17 февраль 2021, 18:33

Африка чумасы һәм аны кисәтү чаралары

Республикада африка чумасы (АЧС) һәм хайваннар арасында башка куркыныч чирләр таралуга юл куймас өчен кулдан килгәннең барысын да эшлиләр.

Төбәк Хөкүмәтендә узган атналык оператив киңәшмәдә Башкортстан Башлыгы Радий Хәбиров хәбәр иткәнчә, гыйнвар аенда гына да илнең сигез төбәгендә африка чумасы авыруының унсигез очрагы теркәлгән.
Шул ук вакытта, кайбер төбәкләр Башкортстан чигендә генә. Мәсәлән, бер очрак Татарстанның Әлмәт районында аучылык хуҗалыгы территориясендә ачыкланган. Атып алынган кабан дуңгызында АЧС геномы табылган.
Искәртеп узабыз, моңа кадәр африка чумасы вирусы геномы Белгород өлкәсеннән китерелгән бавыр паштетында табылган иде. Продукциянең бер өлеше кибетләргә сатуга чыгарылган булган инде. Республиканың ветеринария идарәлеге белгечләре Рәсәй авыл хуҗалыгы күзәтчелеге инспекторлары белән берлектә 511 килограмм продукцияне махсус крематорда яндырды.
Әмма африка чумасы – хайваннар арасында таралучы бердәнбер куркыныч авыру түгел. Белгечләр шулай ук кош гриппы таралу турында да сөйли. Кышның беренче аенда бу авыру Краснодар краенда һәм Ростов өлкәсендәге кошчылык фабрикаларында табылды.
Ә Татарстанның Мөслим һәм Яшел Үзән районнарында вирус таралу сәбәпле 5 меңнән артык каз һәм 175 мең баш күркәне юк итәргә туры килгән.
Радий Хәбиров, бу чирләрнең Башкортстанда таралуына юл куймас өчен, мал-туарны һәм кош-кортны, алардан алынган продукцияне һәм чималны республикага керткәндә контрольне көчәйтергә кушты.
Моннан тыш, республиканың Табигатьтән файдалану һәм экология министрлыгына кабан дуңгызлары күләмен тәкъдим ителгән күрсәткечкә кадәр – 1000 гектарга 0,25 баш, дуңгызчылык предприятиеләре тирә-сендәге 10 километрлы буфер зоналарда 100 процентка кадәр киметергә кушылды.
– Без әлегә бирешмибез. Зур хуҗалыкларны саклап калырга иде, – диде Радий Хәбиров. – Шуңа күрә район башлыкларына шәхси ярдәмче хуҗалыкларда һәм авыл хуҗалыгы предприятиеләрендә дуңгызларны һәм авыл хуҗалыгы кошларын иркенгә чыгарып йөртмәскә кирәклеге турында аңлату эшләре алып бару мөһим.
Африка чумасы йоктырган дуңгызлар һәм кабаннар тиз арада кырылып үлә, әмма кеше өчен ул куркыныч түгел. Әлеге вакытта бу авырудан нәтиҗәле прививка юк, ләкин төрле илләрдә вакцина өстендә эш алып барыла.
Фото: «Башинформ» МА
Читайте нас