Чишмэ
-7 °С
Болытлы
Бөек Җиңүгә - 80 ел
Барлык яңалыклар
Гомуми мәкаләләр
16 февраль 2021, 17:32

«Спутник V» бер дә ким түгел

«Ланцет» медицина журналында бастырылган мәгълүматлар буенча, Рәсәйдә чыгарылган «Спутник V» вакцинасының нәтиҗәлелеге 92% тәшкил итә.

Уфадан профессор Нәүфәл Заһидуллин үзенең видеоролигында моның нәрсәне аңлатуы турында сөйли, дип хәбәр итә «Башинформ». «22 меңгә якын кеше клиник сынауларның өченче фазасында вакцина кадатты, шуларның 16сына чын препарат, якынча 6 мең кешегә плацебо ясалды. Плацебо алучылар арасында авыручылар, вакцина кадатучылар белән чагыштырганда, 92%ка күбрәк булган. Шул рәвешле, Рәсәй вакцинасының нәтиҗәлелеге ачыкланды», – ди табиб. Американың «Rfizer» вакцинасының нәтиҗәлелеге күбрәк – 95%. Әмма ул РНК вакцина, аңа аллергия реакциясе ешрак була. Рәсәй вакцинасы җиңелрәк кабул ителә, чөнки анда без тормышта даими очрашып торган аденовирус кулланыла. Моннан тыш, «Спутник V»не транспортировкалау да җиңелрәк.
Фото: «Башинформ» МА
Читайте нас