Чишмэ
0 °С
Болытлы
Бөек Җиңүгә - 80 ел
Барлык яңалыклар
Гомуми мәкаләләр
15 февраль 2021, 12:24

Татар халкының бөек улы

15 февральдә татар халкының кыю йөрәкле улы, Советлар Союзы Герое, Ленин премиясе лауреаты Муса Җәлилнең тууына 115 ел тулдыӘйтче, Муса,Мондый батырлыкныКай җиреңдә саклап йөреттең?Кемнән алдың шундый горурлыкны,Нинди ялкыннарда чыныктың?Сәйфи Кудаш, башкорт шагыйре

Һәр милләттә исеме телгә алынуга ук ихтирам уятучы шәхесләр була. Муса Җәлил әнә шундыйларның берсе. Юк, ул исем генә түгел, бәлки тирән мәгънәле символ да. Чөнки батырлык, кыюлык, каһарманлык, талантлылык, тугрылык һәм фидакарьлек кебек сүзләр бу исемнең синонимнары булып тора. Ул, чыннан да, халкыбызның бөек шәхесе һәм горурлыгы, бу сүзләрнең һәркайсына лаек.
Муса Җәлил 1906 елда элекке Ырынбур губернасының (хәзерге Ырынбур өлкәсе Шарлык районы) Мостафа авылында туа. Яшьтән шигырь-әдәбият белән кызыксынып, 1916 елда ук шигырь яза башлый.
...1941 елның июлендә армиягә алына. Ә декабрьдә Төньяк-көнбатыш фронтта чыгучы «Отвага» гәзитенең алгы сызыктагы хәрби корреспонденты итеп билгеләнә. 1942 елның июнендә Волхов юнәлешендә барган канлы алышларда аларның часте чолганышта калып, М. Җәлил каты яраланган килеш дошман кулына эләгә. Шул көннән патриот шагыйрьнең фашист тоткынлыгындагы газаплы һәм героик тормыш этабы башлана.
Моабит төрмәсендә тоткынлыкта чакта шигырьләр яза, «Моабит дәфтәрләре»нең беренчесендә 62, ә икенчесендә 50 шигырь тупланган.
М. Җәлил һәм җәлилчеләрнең, яшерен оешма төзеп, фашизмга каршы алып барган героик көрәше, батырлыклары турында китаплар – романнар, повестьлар, драма әсәрләре һәм поэмалар язылган, кинофильмнар төшерелде. Иң мөһиме: Җәлил һәм аның иптәшләре ахыргы сулышларына кадәр Ватан алдында тугры булып калалар, фашизмга каршы көрәштә тиңдәшсез рухи ныклык, батырлык үрнәге күрсәтәләр.
1944 елның февралендә Дрезденда булган суд Җәлилне һәм аның көрәштәшләрен «дәүләткә каршы җимерү эше алып бару»да гаепләп, үлем җәзасына хөкем итә. Шул елның 25 августында Плетцензее төрмәсендә унбер җәлилченең гомере өзелә.
Муса Җәлилне талантлы шагыйрь һәм каһарман шәхес буларак бөтен дөнья таныды. Иң элек аны туган илебез зурлады. 1956 елда аңа Советлар Союзы Герое исеме бирелде. Бер елдан соң бөтен дөньяга мәгълүм «Моабит дәфтәрләре» өчен илнең ул вакыттагы иң югары бүләгенә – Ленин премиясенә лаек була.
Бүгенге көндә без Муса Җәлилне һәм аның көрәштәш дусларын геройлар буларак олылыйбыз, аларның һәйкәленә чәчәкләр салабыз, әсәрләрен ятлыйбыз.
Муса Җәлил диюгә, татар халкы, ә татар халкы диюгә Муса Җәлил күз алдына килә. Аның шәхесен һәм батырлыгын бөтен дөнья белә. Димәк, ул халкыбызның горурлыгы. Үзе үлсә дә, аның исеме, туган илгә тугрылык хисе белән сугарылган шигырьләре мәңгелек, ул һәрвакыт халык күңелендә яши.
(Төрле чыганаклардан алынды)
Фото: Protatarstan.ru
Читайте нас