Чишмэ
+11 °С
Облачно
Гомуми мәкаләләр
13 Февраля 2021, 12:56

«Рабистар» вакцинасы – котыру авыруына каршы чара

«Сунарчылар һәм балыкчылар ассоциациясе»ндә хәбәр итүләренчә, әлеге вакытта кабанга, куянга, төлкегә, янутсыман эткә, бүрегә һәм тояклы җәнлекләргә ау мизгеле дәвам итә.

Ау чорында райондагы сунарчылык биләмәләрендә кондыз, кыр кәҗәсе, кабан, бүре атып алуга рөхсәт бирелә.
– Рөхсәт алырга килгән һәр аучы мотлак тәртиптә җәнлек аулау кагыйдәләре белән танышырга тиеш. Әгәр аучы поши, кыр кәҗәсе, кабан, селәүсен,
бурсык атуга рөхсәт алса, җәнлекне атканнан соң ул, ветеринария таләпләре буенча, биоматериалларны ветеринария хезмәте лабораториясенә китереп тапшырырга тиеш. Әлеге вакытта бу аеруча мөһим, чөнки республика белән чиктәш төбәкләрдә африка чумасы авыруы ачыкланган очраклар булды, аның безнең республикада таралуга юл куймас өчен, аучыларга кабаннарны атуга бушлай рөхсәт бирелде. Биоматериалларны тикшерү өчен ветстанциягә тапшыру мәҗбүри шарт булып тора, – дип билгеләп үтте «Сунарчылар һәм балыкчылар ассоциациясе» оешмасының Чишмә районындагы бүлеге җитәкчесе Владимир Яковлев.
Котыру авыруы таралмасын һәм төлкеләр санын тәртипкә салу өчен аларны атуга өстәмә рөхсәт бирелде, ау чоры 28 февральдә тәмамлана.
Владимир Васильевич сүзләренә караганда, атып алган табышы турында хәбәр итмәүчеләр һәм биоматериалларны ветстанциягә тапшырмаучылар да бар. Тик, яңа кагыйдәләр буенча, алар аучылык биләмәләрендәге һәр хәрәкәтләре: ау урыны, нәрсә атып алуы, аның авырлыгы һ. б. турында хәбәр итеп торырга тиеш. Аучылар ялгыш үзләре белән бергә ауга барган иптәшләренә атканнан соң, сунарга барганда мылтыкка чехол кидертелергә тиеш. Сунарчылык биләмәләрендә рөхсәтсез корал тотып йөрү – законсыз ау.
– Кагыйдәләрне үтәмәгән очракта, икенче юлы ауга рөхсәт бирелми. Шунысын да әйтергә кирәк, хайваннарны транспорт белән бәрдерү дә сирәк күренеш түгел. Хәзер сунарга транспорт яки каргизәр белән чыгу модага керде, шул ауга чыгу буламы инде? Мескен җәнлекне хәлдән тайдырганчы куалар. Юлда бәрдереп китү очраклары да бар. Шуңа күрә 1.27нче «Кыргый җәнлекләр» дигән юл билгеләре куелса, мондый күңелсез хәлләр азрак булыр иде, – дип зарланды ул.
Исегезгә төшерәбез, 2013 елдан Башкортстан Республикасында сунарчылыкка кагылышлы тагын берничә яңа кагыйдә кертелде. Мәсәлән, тояклы хайваннарны аулауга 30 календарь көн билгеләнгән. Ау вакытын һәм көнен аучы үзе билгели ала. Аучылар иминлек максатында, бигрәк тә күмәкләшеп ауга барганда, ачык төстәге жилетлар кияргә тиеш.
– Ауга рөхсәт бирүдән тыш, без ветстанция белән берлектә биотехник чаралар да уздырдык. Сунарчылык биләмәләрендә кыргый хайваннарны котыру авыруыннан саклау максатында 1300 микъдар «Рабистар» вакцинасы урнаштырылды, популя-цияне контрольдә тотабыз, – дип сүзенә йомгак ясады Владимир Васильевич.
Читайте нас