Чишмэ
+16 °С
Облачно
Тат
Рус
Гомуми мәкаләләр
13 Февраля 2021, 14:23
Мәктәпләрдә сыйныфлар ябыла
Кышкы каникуллардан соң район укучылары, барлык саклык чараларын үтәп, мәктәпләрдә укый башлаганнар иде, әмма әлеге вакытта карантинга китүче сыйныфлар да бар.
Бу турыда Мәгариф идарәлегенең әйдәп баручы белгече һәм ковид буенча инспектор Елена Рычкова сөйләде.
– Сыйныфта яки балалар бакчасында коронавирус белән авыручылар ачыкланган очракта, балалар кичекмәстән өйгә кайтарып җибәрелә. Барлык белем бирү учреждениеләре дә Рәсәй кулланучылар хокукларын яклау һәм кеше иминлеге өлкәсендә күзәтчелек буенча федераль хезмәтнең Башкортстан Республикасы буенча идарәлеге күрсәтмәсенә таянып эш итә. Анда белем бирү оешмалары эше турында төгәл язылган. Баланың авыруы турында сыйныф җитәкчесе яки турыдан-туры ата-ана мәгълүмат бирә. Учреждение хезмәткәре исә бу хакта җитәкчегә хәбәр итә. Кагыйдә буларак, ковид-19 белән авыручылар булуы турында смс-хәбәр җибәрелә. Кемдер анализ тапшыра, тик түләүле булганга күрә, ата-ана аны үз теләге буенча гына тапшыра. Аннан соң мәктәп яки балалар бакчасы буенча җаваплы хезмәткәр авыру белән элемтәгә керүче кешеләрне ачыклый. Кагыйдә буларак, бу бер сыйныфта укыган балалар һәм аларны укыткан укытучы. Белем бирү учреждениесе Рәсәй кулланучылар хокукларын яклау һәм кеше иминлеге өлкәсендә күзәтчелек буенча федераль хезмәт идарәлегенә укучының авыруы турында язма рәвештә хәбәр итә, поликлиникадан ковид-19га уңай тест турында белешмә дә җибәрелә. Аннан соң бөтен сыйныф яки төркем ике атнага карантинга китә.
Әгәр аз комплектлы мәктәптә авыручылар табылса, алар белән бәйләнештә булган берничә сыйныф үзизоляциягә озатыла. Карантин вакытында балалар дистанцион рәвештә укый. Шул ук вакытта ата-аналар аларны үзизоляциядә тотарга – карантиндагы балалар өйдә торырга, күп кеше җыелган урыннарга бармаска һәм башка балалар белән аралашмаска тиеш. Авыру сәбәпле ике атна карантинда торган бала, ата-ана һәм укытучы ковид-19га тест тапшырып белешмә ала. Калган укучылар үз теләге буенча анализ тапшыра.
9 февральгә район буенча 16 сыйныф, балалар бакчаларында өч төркем карантинга ябылган.
Бүгенге көндә төрлечә авыру сәбәпле мәктәпләргә 409 укучы, балалар бакчаларына 2500 баладан 179ы йөрми (шуларның берсе генә ковид белән авырый). Белем бирү учреждениеләрендә ковид белән 11 бала авырый. Мәгариф учреждениеләрендә өстәмә чаралар үткәрелми, әмма саф һавада дистанция саклап спорт чаралары үткәрергә рөхсәт ителә.
Мәктәпләрдә һәм балалар бакчаларында санитар нормаларны үтәү: температураны үлчәп кертү, кулларны антисептик белән эшкәртү таләп ителә.
– Без көн саен онлайн-мониторинг алып барабыз, мәктәпләр белән даими элемтәдә торабыз, мәгариф учреждениеләренә барабыз, – диде Елена Николаевна.
Читайте нас
Редакцияне сайлау
Район кешеләре
29 Февраля 2024, 07:55
Олимпиада турындагы хатирәләр
Авыл хуҗалыгы
27 Февраля 2024, 05:56
Югары нәтиҗәгә өмет итеп
Район кешеләре
29 Февраля 2024, 07:55
Олимпиада турындагы хатирәләр
Төрлесеннән
22 Февраля 2024, 05:17
Туган телне белү мөһим
Партнеры
Фотобанк журналистов РБ
Рубрика "Еда и напитки"
Рубрика "Животные"