Чишмэ
-1 °С
Болытлы
Бөек Җиңүгә - 80 ел
Барлык яңалыклар
Гомуми мәкаләләр
11 февраль 2021, 13:39

Уразбахты халкы мәктәпне ремонтлау өчен тавыш бирде

Күптән түгел Уразбахты авылында җыелыш булып үтте, аның барышында авыл халкы 2021 елда Урындагы башлангычларга ярдәм күрсәтү программасында (ППМИ) катнашу мөмкинлеге турында фикер алышты.

Җыелышка килүчеләр әлеге программада тагын бер тапкыр катнашуга уңай караш белдерделәр. Чөнки 2016 елда ППМИ программасы ярдәмендә Алкин-2 мәктәбенең Уразбахты авылындагы филиалы бинасын ремонтлау проблемасы хәл ителгән, проектны тормышка ашыру барышында бина түбәсе алыштырылган, пластик тәрәзәләр куелган һәм җылы бәдрәф төзелгән. Ә 2017 елда Салих авылы халкы «Салих авылы Мәдәният йорты бинасын ремонтлау» проектында катнашкан. 2018 елда Уразбахты авылында яшәүчеләр дә «БР Чишмә районының Уразбахты авылында су башнясын алыштырып су белән тәэмин итү челтәрләрен капиталь ремонтлау (Елга аръягы, Юкәле урамнарында)» проектында, 2019 елда шул ук проект белән Алкин шифаханәсе авылы, ә 2020 елда Алкин халкы катнашкан.
– Урындагы башлангычларга ярдәм күрсәтү программасында катнашу – ул һәркемнең авыл җирлегендә уңайлыклар булдыруга өлеш кертү мөмкинлеге. ППМИга нинди проект белән керүне бүген үзегез хәл итәсез. Әмма шуны аңлау мөһим, авылдагы проблемаларның күбесе турыдан-туры халык катнашлыгында һәм аның күзәтүе астында гына хәл ителә ала, – дип мөрәҗәгать итте авылдашларына биләмә башлыгы Диләрә Бикташева.
Уразбахты авылында яшәүчеләр 2021 елда Урындагы башлангычларга ярдәм күрсәтү программасында катнашу тәкъдимен бертавыштан хупладылар. Тавыш бирү юлы белән «БР Чишмә районының Рөстәм Әбзәлов исемендәге Алкин-2 мәктәбенең Уразбахты авылындагы филиалы территориясен төзекләндерү» проекты сайланды.
Проектны гамәлгә ашыру өчен якынча 1100000 сум акча таләп ителә (исегезгә төшерәбез, программа республика, муниципалитет, иганәчеләр һәм халык ярдәмендә финанслауны күз уңында тота).
Проект буенча эшне җайга салу өчен инициаторлар төркеменә биш кеше тәкъдим ителде.
Читайте нас