Чишмэ
+12 °С
Облачно
Гомуми мәкаләләр
10 Февраля 2021, 08:31

Үзара хөрмәт – хәвефсез юл нигезе

Ел саен бөтен дөньяда автомобильләр катнашлыгында йөзәрләгән мең авария була, кешеләр имгәнә һәм гомерләр өзелә.

Руслан Байков, Рәсәй Эчке эшләр министрлыгының Чишмә районы буенча ЮХИДИ бүлеге начальнигы
2021 елның гыйнварында юл-транспорт һәлакәтләрендә зыян күрүчеләр күп булмады. Узган елның шул аенда юл-транспорт һәлакәте нәтиҗәсендә ике чишмәле һәлак булды, алар арасында бер бала да бар иде.
Машина йөртүчеләр, барыннан да ешрак, каршы як юлга чыгып, тизлек режимын арттырып, дистанцияне сакламыйча, шулай ук хәвефсезлек каешларын эләктермичә юлда йөрү кагыйдәләрен боза. Еш кына җәяүлеләр дә светофор сигналларына игътибар итмичә, туктап торган транспорт артыннан кинәт юлга чыгып (күбесенчә балалар), караңгы вакытта киемгә яктылык кайтаргыч элемент такмыйча юл читеннән барып тәгәрмәч астына эләгәләр.
Автомобиль белән идарә итү игътибарлы булуны таләп итә. Юлда барганда төрле факторлар – мобиль телефон, навигаторны яки магнитоланы боргалау, көзгене рәтләп кую, рульне бер кул белән генә тоту, җитәрлек тәҗрибә булмау һәм арыганлык тойгысы игътибарны читкә юнәлтә һәм бу үз чиратында юл-транспорт һәлакәтенә китерергә мөмкин.
Юлга чыгар алдыннан үзегезне начар хис итсәгез яки спиртлы эчемлекләр эчсәгез, транспортка идарә итмәү, һичшиксез, иң яхшы вариант булыр. Чөнки машина йөртүче үзе өчен генә түгел, җәяүлеләрнең гомере өчен дә җаваплы.
Тәҗрибә күрсәткәнчә, хәтта бик тәртипле шофер да игътибарсызлыгы аркасында авариягә эләгергә ихтимал. Чишмә районы Дәүләт автоинспекциясе, көннәрнең җылы торуы сәбәпле, машина йөртүчеләргә, бигрәк тә тәҗрибәсез шоферларга юлга чыкмаска тәкъдим итә, чөнки начар һава шартларында иң тәҗрибәле шоферларга да машинага идарә итү кыен.
Кесә телефоннары яки наушниклар куллануга аерым игътибар бирәсе килә. Еш кына яшьләр юлда колакларына наушник тыгып яки телефонга текәлеп йөрергә ярата. Шул сәбәпле алар арттан килүче транспортны күрмәскә яки ишетмәскә мөмкин. Игътибарсызлык өчен бик кыйммәт түләргә туры килүе бар.
Кадерле юл хәрәкәтендә катнашучылар! Әйдәгез, юлларда кагыйдәләрне үтәп йөрик, бер-беребезгә карата ихтирамлы булыйк, шул рәвешле балаларга юлда дөрес йөрү үрнәге күрсәтик.
Безнең белешмә
2020 елда Чишмә районы Дәүләт автоинспекциясе тарафыннан юл хәрәкәте кагыйдәләрен бозуның 10000гә якын очрагы ачыкланган, 43 юл-транспорт һәлакәте теркәлгән, нәтиҗәдә 50 кеше имгәнгән һәм 12се һәлак булган.
Балигъ булмаганнар катнашлыгында ике юл-транспорт һәлакәте теркәлгән, бер бала һәлак булган һәм өч бала төрле дәрәҗәдәге имгәнүләр алган.
Читайте нас