Чишмэ
+22 °С
Облачно
Гомуми мәкаләләр
7 Февраля 2021, 14:30

«Йорт белән идарә итү» форумы: бергәләп уңайлыклар булдырыйк

28 һәм 29 гыйнварда Чишмә районында күп фатирлы йортлар советларының «Йорт белән идарә итү» форумы булып узды.

Кулланучылар хокукларын яклау һәм кеше иминлеге өлкәсендә күзәтчелек буенча федераль хезмәт тәкъдимнәре нигезендә форумны ике тапкыр үткәрү карар ителде. Анда районның коммуналь хезмәтләре, идарәче оешмалар, күп фатирлы йортлар советлары рәисләре һәм муниципалитет вәкилләре катнашты.
Район хакимиятенең зур залына күп фатирлы йортлар советлары рәисләре, әлеге йортларда яшәүчеләр вәкилләре килде.
– Зур күләмле чүп-чар өчен контейнерлар урнаштыру – яхшы эш. Безнең йорт алдына да куелыр микән? Сорарга кирәк булыр, – диде бер хатын.
– Мине дә бер сорау кызыксындыра, безнең районда чүп эшкәртү заводы төзелерме? Чүп-чарга күмеләбез бит инде, – дип сүзгә кушылды әңгәмәдәше.
Күп фатирлы йортларда яшәүчеләрне (ә аларда районның һәр дүртенче кешесе – 13 меңгә якын кеше яши) борчыган проблемалар һәм шуңа бәйле сораулар күп булды. Шәһәр биләмәсе хакимияте башлыгы
Азат Гайнуллин, «Чишмә районының торак сервисы» җәмгыяте директоры Эдуард Илалов, Рәсәй Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының БР буенча идарәлегенең Дәүләкән районара бүлеге начальнигының күзәтчелек эшчәнлеге һәм профилактика эше буенча урынбасары Роман Биктимеров һәм Князево авылындагы «Газпром газ бүлү Уфа» җәмгыяте филиалының Чишмә районындагы комплекслы хезмәте начальнигы Анатолий Пролипота барлык сорауларга җавап бирделәр һәм узган елда башкарылган эшләр турында сөйләделәр.
Күп фатирлы йорт алларын тәртипкә китерү
Чишмә поселогында күп фатирлы 182 йорт бар. 2017 елдан башлап «Башкортстан йорт аллары» программасы барышында күп фатирлы 20 йорт территориясен комплекслы төзекләндерү буенча эшләр башкарылды. 2020 елда Коммунистлар урамындагы 8нче һәм Шоссе урамындагы 2нче йорт алдын төзекләндерү буенча 15 885 852 сумлык эшләр башкарылды.
Бу елда Коммунистлар урамындагы 1, 2, 5нче күп фатирлы йортлар территориясен төзекләндерү планлаштырылган иде, ләкин эпидемиологик хәл сәбәпле эшләр 2022 елга күчерелде.
Җәмәгать территорияләрен төзекләндерү
Гомумдәүләт проекты буенча «Заманча шәһәр мохитен булдыру» программасын гамәлгә ашыру барышында ел саен җәмәгать территорияләрен төзекләндерү эшләре бара. Әлеге программа кысаларында 2019 елда Ленин исемендәге парк төзекләндерелде, фонарьлар, резин өслекле балалар мәйданчыгы, тротуарлар, эскәмияләр урнаштырылды. 2020 елда Җиңү паркы төзекләндерелә башлады, бу эш этаплап башкарылачак. Быел сәхнә кую, бәдрәф, яктырткычлар, кече архитектура формалары, су сибү системасын урнаштыру планлаштырыла.
Гомуми файдаланудагы юллар һәм тротуарлар
Поселок хакимияте ел саен конкурс нигезендә автомобиль юлларын һәм җәяүлеләр йөргән тротуарларны кыш һәм җәй карап тоту буенча эшләрне башкаруга килешү төзи.
Барлыгы 152 урам, 19 тротуар, 21 автомобиль, 8 автобус тукталышы һәм хоккей тартмалары бар. Юлларның гомуми озынлыгы 104 чакрым, шуларның 54,6 километры – грунт һәм 39,5 км – асфальт-бетон өслек белән. Тротуарларның озынлыгы 14 чакрым тәшкил итә. Быел «Хәвефсез һәм сыйфатлы автомобиль юллары» дәүләт проекты буенча Ленин урамында – Төзелеш урамыннан алып 5нче мәктәпкә кадәр һәм Чернышевский урамында – Ленин урамыннан Беренче май урамына кадәр ремонт ясау планлаштырыла.
Арытаба бордюрлар кую һәм алыштыру, юлларга, тротуарларга һәм парковкаларга асфальт җәю планлаштырыла. Бу эшләрне башкару өчен барлыгы 20 310,6 мең сум акча бүленгән, шул исәптән республика бюджетыннан – 20 000 мең сум, муниципаль юл фондыннан 310,6 мең сум. Әлеге вакытта аукционнар үткәрелгән, подрядчылар белән килешүгә кул куелган.
Балалар мәйданчыклары
Поселок территориясендә балалар өчен 80 уен мәйданчыгы бар. 2020 елда «Бердәм Рәсәй» партиясенең «Анык эшләр» программасы буенча Почта тыкрыгы, 1А, Дуслык проспекты, 6, Революция урамы, 31, Кошчылык комбинаты урамы, Төзелеш урамы, 9, Киров урамы, 3/1, Коммунистлар урамы, 14, Тынычлык урамы, 13 адресы буенча балалар өчен җәмгысе 1 290 663 мең сумлык 8 яңа мәйданчык урнаштырылды. Торги үткәргәннән соң калган акчага шул ук адреслар буенча куелган балалар мәйданчыкларына 947 000 сумлык уен элементлары сатып алынды.
Быел да Почта, 2, Көнчыгыш, Тынычлык, 19, Ленин, 49, Елга тыкрыгы, 8, Шоссе, 6 адреслары буенча якынча 2 млн сумлык алты балалар мәйданчыгы сатып алу һәм урнаштыру планлаштырыла.
Автобус тукталышлары
2020 елда Чишмә поселогының Революция урамы, 28 адресы буенча автобус тукталышы урнаштырылды һәм төзекләндерелде, моның өчен 394 368 сум акча тотылды. Шулай ук барлык автобус тукталышларының исеме язылган табличкалар урнаштырылды. Бу эшне дәвам итү планлаштырыла. Тышкы төзекләндерүгә контейнер мәйданчыкларын ремонтлау, агач утырту, паркларны һәм обелискны карап тоту керә, бу эшләрне башкару өчен ел саен килешүләр төзелә.
Үткән елда экономияләнгән акчага чәчәк савытлары, эскәмияләр һәм чүп савытлары сатып алынды һәм урнаштырылды. Поселок хакимияте шулай ук Коммунистлар урамында корыган агачларны кисү буенча килешү төзеде (2020 елда әлеге эшләргә 502 926 сум акча бүленде). Шоссе һәм Революция урамнарын төзекләндерү буенча эшләр башкарылды – тротуарлар салынды һәм фонарьлар куелды.
Контейнер мәйданчыклары, каты коммуналь калдыкларны чыгару турында
Билгеле булуынча, 2019 елның 1 гыйнварында «чүп» реформасы башланды. Аның максаты – каты коммуналь калдыклар белән эш итүнең заманча, экологик яктан хәвефсез тармагын булдыру; инфраструктура, калдыкларны җыю, сортларга аеру, эшкәртү, утильләштерү һәм зарарсызландыру объектларын төзү.
Поселок территориясендә 74 контейнер мәйданчыгы бар, шуларның 43е – шәхси йортлар һәм 31е күп фатирлы йорлар янында. Үткән елда зур күләмле чүп-чар җыю өчен 8 куб. м күләмендә 943 000 сумлык 23 бункер куелды.
0,75 кубик метр күләмле искергән контейнерларны 1,1 күләмле евроконтейнерларга алыштыру буенча эш дәвам итәчәк.
Законсыз урнаштырылган гаражларны алу турында
Чишмә поселогы территориясендә җир участокларыннан тимер гаражларны алуга юнәлдерелгән чаралар алып барыла. Төзелеш урамыннан 100дән артык гараж алынды. Киләчәктә анда тротуар салу, яктырткычлар кую һәм агач утырту планлаштырыла.
Шулай ук сарайларны сүтү буенча эшләр алып барылды. Почта урамындагы 13нче йортта яшәүчеләр башлангычында хәвеф тудыручы иске сарайлар сүтелде һәм төяп түгелде. Поселок территориясендә мондый сарайлар күп һәм аларны сүтеп, бу урынга балалар мәйданчыгы урнаштырырга яки машиналар тукталышы ясарга мөмкин.
Форум үзара хезмәттәшлекнең мөһим коралы
Халык форум эшенә актив кушылды – сораулар бирде, тәкъдимнәр кертте.
– Поселокта балалар мәйданчыкларының елдан-ел арта баруына бик шатбыз. Әмма алар балалар өчен хәвефсез булырга тиеш. Мәсәлән, Төзелеш урамындагы 9нчы йорт алдындагы балалар мәйданчыгы койма белән уратып алынмаган. Балалар уйнаганда юлга йөгереп чыгалар, ә бу фаҗигагә китерергә ихтимал, – диде форумда катнашучыларның берсе.
– Почта тыкрыгында машиналар тизлекне арттырмасын өчен юлга ясалма калкулык («лежащий полицейский») эшләнде. Ә ул анда бөтенләй кирәкми – юл чаты булганга күрә, тизлекне болай да киметәләр, – дип сүзгә кушылды икенчесе.
Тарифлар буенча фикер алышулар күп булды. Алкин-2 авылында яшәүче берәү хәтта: «Безне тарифлар белән буалар», диде. Шул сәбәпле фатир өчен бурычлар җыелган. Әлеге һәм башка сорауларга «Чишмәэнергосервис» МУПы директоры Әлфия Рәхимкулова җавап бирде.
«Йорт белән идарә итү» форумында йорт комитетлары, торак-коммуналь хуҗалык оешмалары, муниципалитет, полиция вәкилләре һәм башка мөһим мәсьәләләр белән беррәттән күп фатирлы йортларны һәм подъездларны капиталь ремонтлау, коммуналь хезмәтләр күрсәтү, җылылык өчен тарифлар, йорт алларын һәм җәмәгать территорияләрен төзекләндерү, каты коммуналь калдыклар белән эш итү өлкәсендәге реформалар турында да сүз барды. Бу форум үзара хезмәттәшлекнең мөһим коралы булып тора, чөнки бердәм көч белән генә тормышыбызны тагын да уңайлырак итеп була.
Читайте нас