Аларны коронавируска каршы антитәнчекләре булган – прививка ясаткан яки авырып савыккан кешеләр алачак. Программа бишенче февральдән генә эшли башлаячак, әмма инде бүген үк аңа бәйле күп кенә уйдырмалар һәм ялган фикерләр туарга да өлгерде. Республиканың Сәламәтлек саклау һәм Дәүләт идарәсенең санлы үсеш министрлыклары экспертлары белән берлектә нәрсә – дөрес, ә нәрсә уйдырма икәнлегенә ачыклык керттек.
Бу – чиратлар һәм документлар җыю
Барысы да автомат рәвештә башкарылачак! Беркая да бернинди дә документлар тапшырырга һәм гариза язарга кирәкми. Система шулай эшләячәк: COVID-19га каршы прививка ясаучыларны Башкортстан Сәламәтлек саклау министрлыгының гомум базасына кертәчәкләр һәм икенче вакциналаудан соң 21 көн үткәч, ягъни иммунитет тулысынча формалашкач, аларның «Дәүләт хезмәтләре» (gosuslugi.bashkortostan.ru) рес-публика порталындагы шәхси кабинетына документ киләчәк.
Мәсәлән, сез беренче прививканы 11 гыйнварда, икенчесен, шуңа ярашлы, 1 февральдә ясаттыгыз ди. Паспорт сезгә 22 февральдә киләчәк.
Авырып савыкканнан соң паспорт алырга теләүчеләргә түбәндә күрсәтелгән исемлектә булган дәүләт поликлиникаларының берсендә антитәнчекләргә анализны (ИФА) мөстәкыйль рәвештә тапшырырга кирәк булачак. Бу – түләүле хезмәт, якынча 1000 сум тора. Исемлектә шәхси клиникалар юк – аларны җәлеп итү мәсьәләсе әлегә карала гына.
Бу иреккә һәм хәрәкәт итүгә хокукларымны чикли
Киресенчә, бу республикада гамәлдә булган күп кенә чикләүләрне гамәлдән чыгарачак. Антитәнчекләре булуын документаль рәвештә раслаган кешеләр элеккечә, «ковид» квотасыннан тыш концертларга, спектакльләргә һәм спорт чараларына иркенләп йөри алачак. 65 яшьтән өлкәнрәкләр яки хроник авырулардан җәфа чигүчеләр үзизоляция режимыннан чыгып, теләгән вакытларында урамда йөри алачак. Кыскасы, ел эчендә сагынган гадәти тормышка әйләнеп кайтачаклар.
Кайберәүләр паспортсыз каядыр барырга һәм очарга ярамаячак, яки башка тыюлар булачак дип борчыла. Бу дөрес түгел. Документ артык чикләүләрне гамәлдән чыгара, иммунитетың булса, нигә өйдә үзизоляциядә утырырга?
QR-код Башкортстан территориясендә генә гамәлдә булачак. Прививка ясатучыларның Бердәм Рәсәй паспорты булмаячак. Һәр төбәкнең үзенең ковидка каршы кагыйдәләре һәм чикләүләре булу сәбәпле, аларның һәркайсы антитәнчекле кешеләргә нинди ташламалар бирүне үзләре хәл итә.
Бу яңалык миңа берни дә бирмәячәк
Кешеләрне вакциналауга дәртләндерү өчен «бонуслар программасы» эшләячәк. Паспортлар гамәлдә булган вакытта, алар буенча кибет, бассейн, фитнес-залларда төрле ташламалар алырга мөмкин булачак. Шулай ук прививка ясаткан укытучыларга уку елы дәвамында өч көнгә кадәр өстәмә ял көннәре һәм озайлы ялларына өстәмә көннәр биреләчәк, вакциналанган ата-аналарга балалары янына мәктәпкә керергә һәм сыйныф тормышында катнашырга мөмкин булачак, ә спорт җанатарлары «Уфа-Арена» һәм «Нефтяник» трибуналарында ярышларны социаль дистанциядән башка караячак. Алар өчен аерым секторлар ачылачак.
Битлексез йөрергә мөмкин булачак
Кызганыч, әмма әлегә юк. Эш шунда, хәтта прививка ясаткан кеше дә үзе авырмаска, әмма вирус йөртергә мөмкин. Шуңа күрә хәтта прививка ясаткан кешеләр өчен дә битлек режимы сакланачак – бу федераль «Роспотребнадзор» таләбе.
Бу хәзер гел шулай булачак
Исегездәме, язын гомум үзизоляция булганда, урамга чыгу өчен махсус пропуск таләп ителде, ә бакчага бару өчен аерым сервис аша теркәлергә кирәк иде. Ул чакта барысы да бу озакка сузылачак, дип курыккан иде. Кайда ул пропусклар? Сувенирлар сыйфатында калганнардыр, мөгаен.
Хәзер дә шулай, паспортлар киңкүләм вакциналау вакытында гына кирәк. Билгеле булуынча, Башкортстанда ким дигәндә ике миллион кешегә прививка ясатырга кирәк, шул чакта гына «күмәк иммунитет» барлыкка киләчәк, бу эпидемияне туктатырга мөмкинлек бирәчәк.
QR-код – сканердан үткәрергә мөмкин булган символлы квадрат. Ул һәркем өчен шәхси булачак: анда сезнең фамилиягез, исемегез һәм атагызның исеме «яшерелгән», шуңа күрә чит кодтан файдаланып булмаячак. Кодны кесә телефоны экраныннан күрсәтергә яки кәгазьдә бастырып чыгарырга һәм үзең белән, мәсәлән, гадәти паспорт эчендә йөртергә мөмкин булачак.
Прививка ясатканнар өчен аның гамәлдә булу вакыты – бер ел, авырып савыгучылар өчен антитәнчекләрнең титрлары 10 берәмлектән югарырак булса – өч ай. Әгәр түбәнрәк икән, вакциналау үтәргә һәм шуннан соң ковидка каршы паспорт алырга кирәк булачак.
Прививканы кайда һәм ничек ясатырга?
Якын арада, республикага вакциналарның зур партиясе килгәч, прививканы теләге булган һәркем ясата алачак. Моның өчен «КВрачу» мобиль кушымтасы, Дәүләт хезмәтләре порталындагы шәхси кабинет яки үз поликлиникаң регистратурасы аша язылырга кирәк булачак. Вакциналау ирекле һәм бушлай!
Антитәнчекләргә анализны кайда бирергә?
СПИД һәм йогышлы авыруларны профилактикалау һәм аларга каршы көрәш буенча республика үзәге – Достоевский урамы, 132, 15нче корпус.
21нче шәһәр клиник дәваханәсе – Урман юлы, 3.
Медицина-генетика үзәге – Гафури урамы, 74.
1нче тире-венерология диспансеры – Индустриаль шоссесы, 42.
Ашыгыч медицина ярдәме дәваханәсе – Батыр урамы, 39/2.
Клиник-диагностик йогышлы авырулар үзәге – Зубово авылы, Электрозавод урамы, 11.
Онкология диспансеры – Октябрь проспекты, 73/1.
Г. Куватов исемендәге республика клиник дәваханәсе – Достоевский урамы, 132.
13нче дәваханә – Нежинская урамы, 28.
18нче дәваханә – Блюхер урамы, 3.
Белорет үзәк район клиник дәваханәсе – Ленин урамы, 65.
Бөре үзәк район дәваханәсе – Коммунистик урамы, 12.
Үзәк шәһәр дәваханәсе – Совет урамы, 39.
Дуван участок дәваханәсе – Октябрь урамы, 36.
Шәһәр дәваханәсе – Карл Маркс урамы, 24.
1нче шәһәр дәваханәсе – Кувыкин урамы, 30.
Салават шәһәр дәваханәсе – Губкин урамы, 21.
Үзәк шәһәр дәваханәсе – Белов урамы, 19.
2нче шәһәр дәваханәсе – Голиков урамы, 28А.