Башкортстан авыл ипотекасы программасы буенча кредит алучылар саны һәм бирелгән акча күләме буенча Рәсәй төбәкләре арасында беренче урында тора.
Күптән түгел Чишмә поселогыннан күп балалы Хөсәеновлар гаиләсе дә авыл ипотекасы ярдәмендә өй алган.
Декретка кадәр Алена кондитер булган, тормыш иптәше Марат Хөсәенов төзелеш компаниясендә эшли.
– Моңа кадәр поселокта, өч бүлмәле фатирда яшәдек. Йорт сатып алу турында уйлана идек. Малайлар үсә, аларга иркенлек кирәк, безнең Вадим, Артур һәм Артем исемле өч улыбыз бар. Авыл ипотекасы программасы турында очраклы рәвештә рекламадан ишетеп белдек һәм алып карарга булдык. Шуннан соң «Куба» бистәсеннән зур йорт сатып алдык, биредә яши башлавыбызга ике ай үтте. Балалар саф һавада йөри, спорт комплексы якында гына, анда футбол уйнарга баралар, картәниләре белән картәтиләре дә янәшәдә генә яши, – дип сөйләде хуҗабикә Алена Хөсәенова.
– Балаларга яңа өй ошады, хәзер һәркайсының үз бүлмәсе бар, рәхәтләнеп уйнар өчен урын җитәрлек. Балалар сорагач көчек тә алдык, – дип сүзгә кушылды тормыш иптәше Марат.
Башкортстан Республикасы Башлыгы Радий Хәбиров билгеләп үткәнчә, Чишмә районы йортлар еш сатып алынучы алты район исәбендә. Банкларга яшь гаиләләр генә түгел, балалары өчен ипотека алырга теләгән 60 яшьтән өлкәнрәк гражданнар да мөрәҗәгать итә. Чөнки 21 яшьтән 75 яшькә кадәрге гражданнар заемчы була ала, ләкин бу программа, барыннан да элек, 35 яшькә кадәрге яшь гаиләләрне кызыксындыра.
Авыл ипотекасы тәү тапкыр гамәлдә булган 2020 елда гына да 5 миллиард сумнан артык 2,4 мең ипотека кредиты бирелгән.
– Ипотека бик түбән – 2,7% еллык ставкага бирелә (гомер һәм сәламәтлек страховкаланмаган очракта – 3,0%). Әлеге ипотеканың өстенлеге шунда, башлангыч взнос кимендә 10% кына тәшкил итә. Бу йорт сатып алырга, төзелеш башларга яки фатир сатып алырга мөмкинлек бирә, – дип билгеләп үтте «Россельхозбанк»ның Чишмә филиалы директоры Альбина Ганиева.
Әлеге программа яшьләргә районда калырга мөмкинлек бирә, ә безнең район республика башкаласына бик якын урнашкан.
Башта кредит бирү программасында алты банк: «Россельхозбанк», «Саклык банкы», «Центр-Инвест» КБ, «Левобережный», «Ак Барс», «Ерак Көнчыгыш» банклары катнашкан. Әмма 2020 елның җәендә Авыл хуҗалыгы министрлыгы программада катнашучы банклар санын арттыру турында карар кабул итте, һәм язып үтелгән банкларга тагын өч – «ДОМ.РФ банкы», АКБ «Энергобанк», РНКБ өстәлде.
1 гыйнвардан үз көченә кергән яңа кагыйдәләргә ярашлы, хәзер беренче взносны ана капиталы акчасы белән түләп була. Моннан тыш, гражданнарның йорт төзергә ниятләгән җир участогына милек хокукы булмаса да ярый, аренда килешүе дә җитә.