Чишмэ
+25 °С
Болытлы
Тат
Рус
Гомуми мәкаләләр
27 гыйнвар 2021, 08:52
Сатып ал һәм видеога төшер!
Башкортстанда «Һәр йортка, һәр фатирга – янгын чыгу турында хәбәр бирүче җайланма!» гомумреспублика акциясе барышында челлендж башланды.
Креатив катнашучыларны призлар көтә, дип хәбәр иттеләр БР Гадәттән тыш хәлләр буенча дәүләт комитетының матбугат хезмәтендә.
##пожарныйизвещательвкаждыйдомвкаждуюквартиру хештегы астында үтүче интернет-марафон республика халкы үз торагында янгын чыгу турында хәбәр бирүче җайланма урнаштырсын өчен юнәлдерелгән.
Акциядә катнашучыларга түбәндәгеләр тәкъдим ителә:
– Янгын чыгу турында хәбәр бирүче җайланманы үз фатирыңда яки йортыңда урнаштыру барышын видеога төшерергә. Шул ук вакытта аның нәтиҗәлелеге турында сөйләргә кирәк.
– Видеоязманы БР Гадәттән тыш хәлләр буенча дәүләт комитетының рәсми почтасына (gkchs@bashkortostan.ru) яки ведомствоның социаль челтәрләренә җибәрергә.
Барлык видеоязмалар дәүләт комитетының рәсми битләрендә һәм социаль челтәрләрендә басылып чыгачак.
Республикада янгын чыгу турында хәбәр итүче җайланма ярдәмендә 2016 елдан бирле 499 кешенең, шул исәптән 205 баланың гомере сакланып калынган.
«Йортлар һәм фатирлар янгын чыгу турында хәбәр бирүче җайланмалар белән никадәр күбрәк җиһазландырылса, республика халкын коткару очраклары турында хәбәрләр шулкадәр күбрәк булачак. Әлеге җайланмаларның ярдәме күп вакыт билгесез кала, чөнки йорт хуҗалары ул сигнал бирә башлау белән янгын хезмәткәрләрен чакырмыйча гына утны үзләре сүндерә», – диде БР Гадәттән тыш хәлләр буенча дәүләт комитеты рәисе Фәрит Гомәров.
Читайте нас
Редакцияне сайлау
Район кешеләре
29 февраль 2024, 07:55
Олимпиада турындагы хатирәләр
Авыл хуҗалыгы
27 февраль 2024, 05:56
Югары нәтиҗәгә өмет итеп
Район кешеләре
29 февраль 2024, 07:55
Олимпиада турындагы хатирәләр
Төрлесеннән
22 февраль 2024, 05:17
Туган телне белү мөһим