Чишмэ
+14 °С
Облачно
Гомуми мәкаләләр
22 Января 2021, 06:33

Ютәл интектерсә

Гап-гади томау да төпкә төшеп, ютәл айлар буена сузылырга мөмкин

Гап-гади томау да төпкә төшеп, ютәл айлар буена сузылырга мөмкин. Менә шулчакта арзанлы гына чаралар ярдәмгә килә.
*Озакка сузылган ютәлдән коткаручы ысулларның берсе – камфара мае.
Яңа кыйбатлы дарулар барлыкка килгәч, бу дару хаксыз онытылды. Элек аны әби-бабаларыбыз колак сызлаганнан, буыннар авыртканнан еш кулланган.
Ютәлдән котылу өчен аны кич йокларга ятар алдыннан аркага, аеруча үпкә турысына сөртергә кирәк. Моны ике көнгә бер эшлиләр. Көн дә сөрткәндә, организмга авыррак булуы, йөрәккә бәрүе бар.
*Горчичниклар – шулай ук онытылган һәм арзан чара. Горчичниклар горчица маен су белән катнаштырганда барлыкка килә торган кислота хисабына тирене ярсытып, "яндыру" эффектын тудыра. Аларны шулай ук йоклар алдыннан аркага ике көнгә бер кую яхшы нәтиҗә бирә.
*Бер чынаяк сөтне кайнатып, шуңа берәр калак бал һәм акмай салып, кайнаррак килеш эчеп төренеп ятсагыз файдасын бик тиз сизәрсез.
*Бер чынаяк сөткә зур булмаган бер баш суганны турап, кайнатып чыгарып эчү дә ютәлдән коткара ала.
*Андыз тамырының озакка сузылган ютәлдән шулай ук файдасы бар.
*Ютәлдән шулай да котылырга мөмкин: кәбестә яфрагын 1-2 минутка кайнар суга салалар да, өстенә бал сөртеп күкрәккә ябалар.
Ютәл бик нык булса, аркага да ябарга мөмкин. Кәбестә яфрагы өстеннән кысып торган футболка киеп йокларга ятыгыз.
Иртәнгә бал тулысынча тәнгә сеңеп бетәчәк. 3-5 төн шулай кабатласагыз, ютәл бетәчәк.
Фото: https://yandex.ru/images/search?text=%D0%BE%D1%82%20%D0%BA%D0%B0%D1%88%D0%BB%D1%8
Читайте нас